Һиндстанның Джаркханд штатында фермерлар гаиләсенә аю ташланган. Ерткыч бабайны һәм аның оныгын ботарлап ташлаган. Моны үсмер баланың атасы күреп торган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
The Times of India басмасы белешмәсе буенча, фаҗига Амбера авылы янында була. Ир-атлар һәм үсмер малай иртән кырга эшкә китә. 17 яшьлек Субхаш бәдрәфкә барырга тели һәм әтисе белән бабасы яныннан читкәрәк китә.
Шул чакта үсмергә зур аю ташлана. Әтисе һәм бабасы ярдәмгә ташлана, ләкин инде соң була. Ерткыч үсмерне үтерә һәм өлкәннәргә ташлана.
Шулай итеп онык та, бабай да һәлак була. Әти кеше авыр хәлдә хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә.