Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе юрган каплагач, елаудан туктады»: нәни кыз караватында үлгән

news_top_970_100
«Әтисе юрган каплагач, елаудан туктады»: нәни кыз караватында үлгән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Первоуральск шәһәрендә әтисе юрган каплап куйгач, 5 айлык бала һәлак булган. Бу турыда Свердловск өлкәсе прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 21 гыйнварда кичке 6лар тирәсендә әни кеше баласын караватка йокларга сала.

«Бала бик озак елагач, әтисе аны юрган белән каплап куя. Аннары бала елаудан туктый», – дигәннәр прокуратурада.

Кичке 8ләр тирәсендә әни кеше карават янына килә һәм баласының үлүен күрә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, бала караватта 5 сәгатьтән артык яткан, аны атасы еламасын өчен каплап куйган. Ир-ат моңа кадәр дә хөкем ителгән.

Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, бу турыда полициягә 21.10 сәгатьтә хәбәр итәләр.

«Урынга тикшерү-оператив төркеме барды. Бала гәүдәсе караватта корсагына яткан килеш урнашкан иде. Көч кулланып үтерү билгеләре тышкы якта күренми. Бала табылган вакытка кадәр 5тән 10 сәгатькә кадәр элек үлгән», – дигән Валерий Горелых.

5 айлык кызның үлеме сәбәбен экспертиза ачыклаячак. Ул тулы гаиләдә үсә, хисапларда тормыйлар. Анасына 26 яшь, ул биредәге кибеттә сатучы булып эшли. 36 яшьлек атасы төрле эшләрдә эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100