Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе үлгән, хәрби улы үлгән, ә акча безгә кирәгрәк»: 5 миллионны 2 хатын үзләштергән

news_top_970_100
«Әтисе үлгән, хәрби улы үлгән, ә акча безгә кирәгрәк»: 5 миллионны 2 хатын үзләштергән
Фото: «База» каналыннан

Комида социаль хезмәткәр апасы белән бергә 5 миллион сум үзләштергән – бу акча махсус операциядә һәлак булган хәрбинең әтисенә бирелгән була. Пенсионер янгында һәлак булган, шуңа күрә, бу хатыннар «акча турында беркем дә искә төшермәс» дип өметләнгәннәр.

2022 ел ахырында Комида яшәүче ир-ат улының махсус хәрби операциядә һәлак булганын белә. Ул үзенең борчулары һәм шулай ук түләнәчәк акча турында «Доброта» фондының социаль хезмәткәренә сөйли. Ә хатын-кыз исә, бу хакта үзенең апасына җиткерә. 1 айдан соң пенсионер шушы хезмәткәр ханым белән бергә Санкт-Петербургка бара. Анда ул 5 миллион сум акча ала һәм аларны ярдәмчесенә тапшыра. Ә тагын 2 көннән соң бу ир-ат янгында һәлак була.

Тикшерү версиясе буенча, социаль хезмәткәр булып эшләгән ханым апасы белән бергә акчаны үзләренә калдырырга уйлый. Янәсе, әтисе үлгән, улы үлгән, ә акча безгә кирәгрәк. Беренче берничә айда бу акчалар турында беркем дә искә төшерми, тик соңыннан пенсионерга бирелгән бу түләү турында Гам авылы башлыгы исенә төшерә. Ул апа белән сеңелгә карата полициягә гариза язарга уйлый, тик ханымнар бу очракка да әзерләнеп куйган була.

Алар үзләренең таныш полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итә. Алар аннан бу эшне үзенә алуны сорый һәм план кора. Беренчедән – пенсионер аларга 5 млн түгел, ә 1,5 млн гына биргән, имеш. Икенчедән, социаль хезмәткәр 500 меңне пенсионер гаиләсенең ихтыяҗлары өчен тотып бетергән була. Өченчедән, калган 1 миллион сум аның өендә һәм ул аларны тапшырырга әзер, диләр.

Сүзләрдә бу план ярыйсы гына әйбәт булып чыга, тик чынлыкта исә барысы да аяныч тәмамлана – апалы-сеңелле хатын-кызларның хәйләкәр схемасын барыбер ачыклыйлар. Шулай ук, бу хатыннарга ярдәм иткән 2 полицейскийга да уңыш елмаймый. «База» Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, аларга карата «хезмәт вазифаларыннан файдаланган өчен» җинаять эше ачканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100