Мари Элда әти кешесен 11 яшьлек улын трактор чүмеченә утыртып йөри, һәм бала һәлак була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Малай атасы гаебе белән трактор тәгәрмәче астында калган.
«Әтисе улын МТЗ-82 тракторы чүмеченә утыртып йөргән. Шул чакта бала егылып төшкән һәм тәгәрмәч астында калган», – дигән канал чыганагы.
Бала имгәнгән һәм урында ук үлгән.
Әти кешегә карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.