Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе шатланыр иде...»: Айгөл Бариева улын Мәскәү театрындагы дебюты белән котлый

Әтисе һәм дәү әтисе барысын да күрәләр дип ышанасы килә, ди җырчы.

news_top_970_100
«Әтисе шатланыр иде...»: Айгөл Бариева улын Мәскәү театрындагы дебюты белән котлый
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның улы Камил Юсиповның Мәскәү Драматургия һәм режиссура театрында дебюты булган. Әни кеше улын профессиональ сәхнәдәге беренче адымнары белән котлый.

Ул «Фабричная девчонка» спектаклендә уйнаган. 

«Камилның Мәскәү театрында дебюты булды. Әтисе, дәү әтисе ничек шатланыр иде… Барысын да күрәләр, дип ышанасы килә. Уңышлар сиңа, улым! Хәерле сәгатьтә булсын», – дип язган ул үзенең Телеграм каналында. 

«Дөньялар гына тыныч булсын», «Балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле булсын», – дигән теләкләрен дә язган җырчы. 

Каналга язылучылар егеткә уңышлар, бәхет тели. «Барын да күреп, сөенеп һәм көч биреп торалар, Айгөл. Камилгә уңышлар!» – дип язган Флера Вәлиева. 

«Уңышлар, тагын да уңышлар Камилгә. Төп рольләрдә уйнаганын күрергә язсын. Айгөл, сезнең дә Камилнең уңышларына сөенеп яшәвегезне телим», – дип язган Халисә исемле укучысы.

Камил Юсипов бер премьерада уйнаган иде инде. Июль аенда әтисен җирләгәч икенче көндә сәнәдә чыгыш ясап, ул чыгышын әтисенең истәлегенә багышлаган иде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100