news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисе кызына 166 кг акча бүләк иткән

news_top
Әтисе кызына 166 кг акча бүләк иткән
"Baza" телеграм-каналыннан

Череповец шәһәрендә яшәгән бер гаилә 16 ел эчендә 166 кг тәңкә җыйган. Банк хезмәткәрләре тупланган акчаны 4 сәгать ярым санаганнар – 150 меңнән артык акча чыккан.

Игорь кызына 2 яшь тулган көнне аңа копилка бүләк итә һәм аны 16 елдан, кызы балигъ булганнан соң, ватырга сүз бирә. Шул вакыттан алып алар гаиләләре белән копилкага акча сала барганнар. 16 ел эчендә 23 копилка тутырганнар.

Игорьнең кызына 18 яшь тулгач, бу копилкаларның барысын да ватып, «табыш»ны санаганнар. Аннан 40 мең тәңкә һәм 2400 сум кәгазь акча чыккан. Соңыннан банк хезмәткәрләре кызның картасына 151​ 467 сум акча күчергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар