Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе кызын чыгарган, үзе баткан». Түбәсенә капланган машина сулы чокырга шуып төшкән

news_top_970_100
«Әтисе кызын чыгарган, үзе баткан». Түбәсенә капланган машина сулы чокырга шуып төшкән
"Татар-информ" архивы

28 октябрьдә Новосибирск өлкәсендә Н-2934 «Таган – Новояблоновка» юлында юл һәлакәте була. Биредә машина йөртүче үлә, салондагы үсмер кыз исән кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, 39 яшьлек ир-ат «ВАЗ-2107» машинасына утырып Таган авылыннан Новояблоновка авылына барырга чыга. Юлда ул идарәсен югалта һәм кырыйга төшеп китә. Машина түбәсенә әйләнеп каплана һәм су тулган чокырда бата.

Машина йөртүче Михаил Салфеткин һәлак була. 

«Мин ул көнне Яблоновка авылыннан эштән чыгып, туган авылым Таганга автобуста кайтасы идем. Ирем «үзем килеп алам, чыктым» диде. Улыбызга бүләк ителгән машинага утырып килергә чыккан. Ул бу машинаны төзәтеп, рульгә утырган. Тигез юлдан барган кебек. Ләкин бозлавык булган, ул түмгәккә эләккән һәм машина әйләнеп капланган. Түбәсендә шуып барып, чокырга төшкән. Миша кызыбызны тәрәзәдән төртеп чыгарырга өлгергән, үзе калган. Кызым елап шалтыратты. «Әти чыкмый», – ди», – дип сөйли тол калган Марина Салфеткина.

Аның сүзләренчә, мәрхүм ире кызы белән улын бик яраткан. Кызлары 9 сыйныфта укый, уллары көллияттә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100