news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисе кыйнаганнан соң ике ел комада яткан бала үлгән

news_top
Әтисе кыйнаганнан соң ике ел комада яткан бала үлгән
"Татар-информ" архивы

Карелиядә әтисе вәхшиләрчә кыйнагач комага киткән бала 2 елдан соң вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Табиблар баланың гомерен саклап кала алмаган. Бу турыда республиканың сәламәтлек саклау министры Михаил Охлопков социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, бала хастаханәгә килгәндә өметсез хәлдә була, ләкин табиблар аны коткарырга тырыша.

«Ул вегетатив халәттә булуга карамастан, берникадәр вакыт ИВЛ аппаратыннан тыш яшәп алды», – дигән министр.
Республика башлыгы Артур Парфенчиков бу фаҗига турында Телеграм каналда язган. Дүрт айлык баланы 2 ел элек үз әтисе кыйный. Табиблар тырышлыгына карамастан, травмалар бик катлаулы булып чыга.

«Баланың атасын 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр», – дигән Парфенчиков.
 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 декабрь 2022
    Исемсез
    6 ел бик ЭЗ инде ул.....
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар