Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе килгәндә бала сулый иде әле». Өй янындагы буада әниле-уллы батып үлгәннәр

news_top_970_100

Диана исемле хатын 8 ел элек ире белән Тула өлкәсеннән Кырымга күченә. Алар Белогорский районындагы Чернополье авылында яши. Бирегә күченгәч, уллары Вова туа. Ире мәктәп автобусын йөртә, Диана хуҗабикә була. Тик Диана улы белән бергә батып үлә. Бу турыда «АиФ» яза.

Яшь хатын авылдагы сулыклар янында кызынырга ярата. Аларның өе янында виноград бакчасы өчен техник буа ясыйлар. Хатын шунда бара. Нәни улы да велосипед белән әнисенә иярә. Ул Чернополье мәктәбендә 1нче сыйныфта укый. Әни кеше яр буена сөлге җәеп, кызынырга ята. Вова шунда гына йөри.

Аннары ни булганы төгәл билгеле түгел. Авыл халкы сүзләренчә, Диана иренә шалтыратып, Вованың буага егылып төшүен әйтә.

«Ире килеп җиткәч, суда велосипед, хатынын һәм улын күреп ала. Улы сулый әле. Тик аны коткара алмый, бала үлә. Диана беренче булып баткан», – ди авыл халкы.

Хатын баласы батканын карап тора алмаган, ире килгәнче үк суга ташланган булуы ихтимал. Ул үзе йөзә белмәгән. Булдыра алган кадәр баласының башын су өстендә тотып торган да су астына киткән. Аның артыннан бала да баткан. Ире аларны коткарырга берничә минутка гына соңга калган, диелә хәбәрдә.

«Бу – гадәти буа түгел. Ул – виноград бакчасына сибәр өчен техник сулык. Анда хайваннар һәм үсемлекләр үрчемәсен өчен, астына пленка җәяләр. Ул бик шома, андый сулыктан үзең чыгу реаль түгел. Куркынычсызлык техникасы буенча, мондый буа койма белән әйләндереп алынырга тиеш. Ә моның коймасы булмый», – ди авыл халкы.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100