Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе каршында 14 яшьлек үсмерне яшен сугып үтергән

news_top_970_100

3 июньдә Пермь краенда 14 яшьлек үсмерне яшен сугып үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүм малай әтисе белән Нытва елгасына балык тотарга килгән булган.

«Алар көймәдә елганың икенче ярына чыккан һәм балык тота башлаганнар. Шул чакта яшенле яңгыр яварга тотына, балыкчылар ярга чыга һәм каен агачы астына кача» – башта социаль челтәрләрдә шундый хәбәр тарала. Аннары моны Нытва администрациясе матбугат сәркатибе Наталья Быстрова «Комсомолка»га раслый.

Әти белән улы торган урыннан берничә метр ераклыкта яшен суга һәм балага тия. Ир-ат баласын реанимацияләп карый, ясалма сулыш алдыра, ләкин нәтиҗәсе булмый. Урынга килгән «ашыгыч ярдәм» табиблары баланың үлемен раслый.

«Хәзер гаилә җирләү эшләренә әзерләнә, бәхетсезлек аркасында кеше үлеме сәбәпле, түләүгә мөрәҗәгать итү хокукы бар. Түләү алу өчен гариза язарга кирәк. Гаризаны матди ярдәм күрсәтү комиссиясе карый һәм матди ярдәм билгели», – дигәннәр Нытва шәһәре администрациясендә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100