Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе караватка фен куйгач, 3 атналык баланың киемнәренә ут капкан

news_top_970_100

Башкортстанда хастаханәдә 3 атналык сабый вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Октябрьск шәһәрендә була. Фатирда яңа туган бала пешә, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе.

Баланы 26 майда хастаханәгә китерәләр, ул 3-4 дәрәҗәдә пешкән була.

Ата-анасы сүзләренчә, әти кеше бала ята торган караватка эшләп тора торган фен куя, һәм караватка ут каба. Бу вакытта әниләре 2 һәм 4 яшьлек ике баласын бакчага илтәргә киткән була. Яңа туган сабый өйдә әтисе белән генә кала. Фен куйгач, карават матрасына ут каба, аннары баланың киемнәре яна башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100