Кемерово өлкәсендә елгада 4 яшьлек малай батып үлгән. Җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү Комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсендә хәбәр итәләр, дип яза vesti.ru.
Фаҗига 21 июньдә көндез Майзас бистәсендә була. Якынча мәгълүматлар буенча, малай әтисе белән Томь елгасының су коену өчен җиһазландырылмаган яр буена килә. Бала суга керә һәм батып үлә. Аның мәетен коткаручылар елга төбендә таба.
Биредәге матбугат чаралары язганча, үлгән малайның әтисе фаҗига вакытында исерек булган.
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше бара, диелә хәбәрдә.