Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе һәркөнне янына килә»: ярты ай реанимациядә ятучы Чаллы хирургының хәле билгеле

news_top_970_100
«Әтисе һәркөнне янына килә»: ярты ай реанимациядә ятучы Чаллы хирургының хәле билгеле

Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән Чаллы хирургы Максим Шишкин әле дә реанимациядә. Табиблар инде ярты ай аның гомерен саклап калырга тырыша.

Чаллыда танылган пластик хирург чаңгы базасына барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән иде. 43 яшьлек табиб машинада энесе белән барган, руль артында энесе булган. Трассада ул автомобиль белән идарәне югалта, һәм машина бордюрга бәрелә. Максим тәрәзәдән очып чыккан һәм фурага бәрелгән. Хастаханәгә аны авыр баш җәрәхәте белән китергәннәр, комада булган. Уфа табиблары аңа операция ясады, озак вакыт хәле авыр булып торды. Аннан соң хезмәттәшләре, кулларын һәм аякларын хәрәкәтләндерә башлаган, дип хәбәр итте.

Табибның хәле турында аның телеграм-каналында хезмәттәше, медицина фәннәре кандидаты Динар Хәлиуллин хәбәр итеп тора. «Анализлары әйбәт, һәр көнне диярлек аның янына реабилитологлар килә, шөгыльләнәләр. Һәр көнне янына әтисе һәм тормыш иптәше килә. Без уңай динамика көтеп калабыз», – дип сөйли ул видеода. Бу видео 5 февральдә чыккан. Аннан соң инде аның плевраль дренажларын алганнар.

Кичә уңай динамика дип хәбәр иткәннәр. Максим Шишкин үзе сулый. Аңына карата табиблар «оглушение» дип бәяләгән. Хезмәттәше: «Тизрәк савыгуын телибез», – дигән теләктә кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100