Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе һәм үги анасы нәни малайның тәненә басып тәмәке төпчекләре сүндергән

news_top_970_100

Волгоградта 5 яшьлек малайны үз әтисе һәм үги анасы җәзалаган, алар баланың тәненә басып тәмәке төпчекләре сүндергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир белән хатын баланы даими рәвештә җәберләүдә шикләнелә. Аларга карата җинаять эше ачылган.

Ведомство белешмәсе буенча, баланы 2 ел чамасы интектереп яшиләр. 38 яшьлек ир-ат үз фатирында 37 яшьлек хатыны белән баланы җәзалый. Әти белән үги ана сабыйны кыйныйлар, тәненә тәмәке төпчекләре белән басалар. Табиблар баланың тәнендә күгәргән, тырналган, пешкән урыннарның күп булуын ачыклаган.

Хәзер бала социаль үзәктә. Аны гаиләдән алганнар. Ата-анасын тоткарлаганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100