news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисе ерактагы фермада яшереп үстергән «өрәк-балалар» табылган

news_top

Италиядәге фермада еллар буена тулы изоляциядә яшәгән 2 бала табылган. Аларны «өрәк-балалар» дип атыйлар. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«2 нәни баланы ерактагы фермада яшергәннәр, алар подгузниклар кигән, үзләре примитив телдә генә аралаша», – диелә полиция хәбәрендә.

9 яшьлек малай һәм аның 7 яшьлек сеңлесе җәмгыятьтән тулысынча изоляцияләнгән. Алар яши торган өйдә череп ята торган җиһазлар, чүп-чар өеме була.

Балалар мәктәпкә йөрми, беркайчан да табибларга бармыйлар. Хәтта күршеләре дә балалар барын белми. Зур булуларына карамастан, алар подгузникта, сөйләшүләрен дә бары тик үзләре генә аңлый.

54 яшьлек әти кеше балаларын яратуын әйтә. Ул аларны, авырулар һәм инфекцияләр ияртмәс өчен, махсус яшереп яшәвен сөйли.

Хәзер балаларны махсус хезмәтләр алып киткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар