Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе дә 12 яшендә клиник үлем кичергән». Үсмер кыз дәрестә егылып үлгән

news_top_970_100

Петербургта 13 яшьлек кыз хореография дәресе вакытында клиник үлем кичергән, дип яза «Комсомольская правда».

7 сыйныфта укучы Аня (исеме үзгәртелә) Иҗат йортында бал биюләре дәресе вакытында кисәк кенә үлә. Аның хроник авырулары да, сәламәтлеккә зарлары да булмаган.

Аняның дуслары сүзләренчә, аның биографиясендә «кара таплар» юк диярлек. Мәктәптә – отличница, тормышта – начар гадәтләре юк, хореографиядә – актив, талантлы, уңышлы.

«Аня энесе һәм әнисе белән яши. Тартмый, эчми, тыелган матдәләр кулланмый. Җитди авырганын да ишеткәнебез булмады. Ләкин 30 ноябрьдә нидер булды, ул үзен начар хис итә иде. «Туңам», – диде. Аннары дәрес вакытында борынына тезе белән бәргән. Шуннан соң хореография элементлары ясый башлагач, кисәк кенә аңын югалтып егылды. Зәңгәрләнә башлады, аннары хырылдады. Бик куркыныч булды», – ди дуслары.

Укытучы «ашыгыч ярдәм» чакыра, әнисенә дә әйтә. Алар берсе дә Аняга булыша алмый. Аня көч-хәл белән сулый, табиблар аны реанимациягә алып китә.

«Мәрхүмә кыз тулы булмаган гаиләдә үсә. Опека органнарында хисапта тормый. Яхшы шартларда яшиләр – 4 бүлмәле фатирда торалар. Анасы сүзләренчә, кызының хроник авырулары булмаган. Кызның атасы 2017 елда үлгән. Ул да 12 яшендә клиник үлем кичергән булган. Исән калган», – дигән сайт чыганагы.

Тикшерү бара. Табибларның якынча фаразы буенча, кызда кисәк кенә клиник үлем булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100