news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисе биргән киңәш махсус операциядәге хәрбинең һәм иптәшләренең гомерен саклап калган

news_top

Әтисе биргән киңәш махсус операциядә катнашучы хәрбинең һәм аның иптәшләренең гомерен саклап калган. Ир-ат УАЗ машинасы түбәсенә махсус саклагыч конструкция уйлап чыгарган, ул Украина дроннары машинага төшкәннән соң, хәрбиләрнең гомерен саклап калган. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.

Телеграм-каналга билгеле булганча, Авдеевка юнәлешендәге хәрби «буханка» машинасы түбәсенә махсус саклагыч урнаштырган. Бу саклагыч 2 кат металл сеткадан тора. Бу хәйләне аңа әтисе киңәш иткән.

Сетка үз эшен эшли: машинага Украина дроны эләккәч, салонга ярчыклар тула, тәрәзәләре ватыла, әмма машина эчендәге хәрбиләр барысы да исән кала. Хәрбиләр «Халык фронты»на сөйләгәнчә, түбәсендә махсус саклагыч булмаса, УАЗ тулысынча янып кына беткән булыр иде.

Шулай ук сетка дронны машинадан ераккарак алып ташлаган, аңа эчкә төшәргә ирек бирмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар