Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе белгәч, елап җибәрде». Яшь кыз, яшереп кенә, әтисенә бөерен биргән

news_top_970_100
«Әтисе белгәч, елап җибәрде». Яшь кыз, яшереп кенә, әтисенә бөерен биргән
Михаил Захаров/архив

АКШның Калифорния штатында яшәүче 25 яшьлек кыз әтисенә бөерен биргән. Ул операцияне яшертен генә ясаткан, шулай итеп, әтисенең гомерен саклап калган. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

Джон исемле ир-ат кызы Делэйн Ивановски үз бөерен биргәнен башта белмәгән.

1 ел элек Джон А иммуноглобулины җитешмәүдән интегә башлый. Аның иммун системасы бик активлаша. Бу, үз чиратында, ир-атның бөерләре эшчәнлеген боза. Джон көн саен сәгатьләр буена диализ процедурасын уза.

«Шул мизгелдә мин, әтигә бөеремне бирергә кирәк, дип уйлый башладым», – ди Делэйн.

Әти кеше кызының тәкъдименнән баш тарта, ләкин кыз барыбер донор булырга карар кыла. Ул бөерне күчереп утырткач кына барысын да сөйләп бирә.

Кыз бөерен бирергә карар кылгач, 8 ай дәвамында тикшеренүләр уза, аннары бөерне трансплантациялиләр.

Джон бөерне аноним донордан алганнар дип уйлый. Ул операциядән соң хастаханәдә ятканда, янына кызы да хастаханә киемнәреннән килеп керә. Аннары Джон бөер кызыныкы булуын аңлап ала һәм елап җибәрә, кызына рәхмәт әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100