Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе белән мотоциклда барганда «Мерседес»ка бәрелгәч, нәни малайның аягы өзелгән

news_top_970_100

Красноярск шәһәрендәге Октябрь күперендә авариядә имгәнгән малайны 20нче хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Красноярск.Онлайн» үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә. Белешмәне край буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында раслаганнар. Тик баланың хәле турында өстәмә белешмә әйтмәгәннәр.

Биредә мотоцикл авариягә очрый. Аның белән 40 яшьлек ир-ат идарә итә, 10 яшьлек малай пассажир була. Мотоцикл сул ярдан килә, шул чакта ул «Мерседес» машинасына бәрелә, аннары күпернең металл коймасына барып керә.

Шаһитлар сүзләренчә, арткы утыргычтагы малай – мотоциклчының улы, бала бик җитди имгәнә: аның аягы өзелә, диелә хәбәрдә.

Табиблар ярдәме балага гына кирәк була. Мотоциклчы үзе имгәнми, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100