news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисе белән ауга киткән 10 яшьлек малай урманда югалган

news_top
Әтисе белән ауга киткән 10 яшьлек малай урманда югалган
"Татар-информ" архивы

Амур өлкәсендә тайга урманында 10 яшьлек бала югалган. 27 июньдә ул атасы һәм абыйсы белән урманга ауга бара. Әти кеше игътибарын читкә юнәлткән арада, бала югала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Амур» эзләү отряды вәкиле Татьяна Шалашова сүзләренчә, әти кеше улларын кышын яши торган урынына алып бара. «Икеләр тирәсендә алар ауга чыга. Ир-атның нәрсәседер ертыла, ул шуны тегә башлый. Балаларның берсе урынында кала, икенчесе югала», – дигән ул. 

Хәзерге вакытта әти кеше баласын тайгада үзе эзли. Оператив хезмәтләр эшчәнлегенә төгәл координатлар булмау комачаулый.

«Таң аткач полиция һәм коткаручылар вездеходта чыга. Иртәнге алтыларда. Параплан да җибәрергә җыенабыз. Хабаровскидан МЧС вертолеты да килә», – диде Татьяна.

Эзләүчеләр белән баланың бабасы да бара. Ул кышлау урынына юлны күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.

«Төнлә яңгыр яуды, хәзер бөтенсе бераз кибә. Бала өчен иң куркынычы – төн, начар һава шартлары, иң куркыныч – кыргый хайваннар. Анда аюлар, кабаннар, тигрлар, бүреләр бар», – ди Татьяна.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар