Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе белән аралаштырмаган». Логиннар һәм парольләрен югалткан Уфа егете әнисен чәнчегән

news_top_970_100
«Әтисе белән аралаштырмаган». Логиннар һәм парольләрен югалткан Уфа егете әнисен чәнчегән
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Уфада яшәүче 18 яшьлек егетне әнисен үтерүдән гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр  итте.

9 гыйнварда иртә белән бу егет әнисе белән талаша. Алар моңа кадәр дә гел ачуланышып яши. Егет интернет-аккаунтлардан парольләр һәм логиннар язылган кәгазь битен югалта. Аны өй җыештырганда әнисе ташлаган була. Егет аш-су пычагы ала һәм әнисенең гәүдәсенә, муенына берничә тапкыр пычак кадый. 

Яраланган хатын урында ук үлә. Шуннан соң үтерүче егет абыйсына хәбәр яза, ниләр булганын сөйләп бирә. Абыйсы полициягә хәбәр итә, «ашыгыч ярдәм» чакыра.

«Гаепләнүче хокук саклаучылардан качып йөрми.  Ул гаебен танып сөйләп бирә. Хәзер тикшерү эшләре бара, гаепләү белдерелгән, егет тоткарланган», – диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, егеткә әле күптән түгел генә 18 яшь тулган. Ул әнисе белән берничә атна дәвамында талашкан. Егет әнисенең гел тикшереп торуын, уку турында «акыл өйрәтүен», иң мөһиме – егеткә үз атасы белән аралашуны тыюын ошатмый. Ир белән хатын берничә ел элек аерылышкан булган. 

Үзенең ачуын һәм тискәре хисләрен егет социаль челтәрләрдә аралашу һәм компьютер уеннары белән басмакчы була. Ул берничә аккаунт ача.

Фаҗига булган көнне әни кеше өй җыештыра, улының бүлмәсендә дә тәртип урнаштыра. Улы моңа кадәр дә бүлмәсендәге әйберләргә тиюгә каршы булуга карамастан, әни кеше үзенчә эшли.

Студент егет өйгә кайткач, өстәлдәге блокнотын тапмый. Анда логиннар һәм парольләр язылган була. Егет ярсый, әни кеше куркуга кала. «Бернигә дә орынмадым», – ди. Тик улы аны пычак кадап үтерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100