Әтисе белән аралашмаган һәм аның үлеме турында белми калган балалар мирассыз калырга мөмкин. Новокузнецкида яшәүче хатынның эшен караган РФ Югары суды менә шундый эчтәлектәге карар чыгарган. Бу хакта «Российская газета» яза.
Бер хатын-кызның әтисе белән әнисе аерылышкан була. Башта әтисе алар белән аралашып тора, кызына алимент түли. Ә соңрак аның яңа гаиләсе барлыкка килә, улы туа. Ул беренче гаиләсе белән аралашмый башлый.
Берникадәр вакыттан соң хатын-кыз әтисенең Мәскәүгә күчеп килүе һәм үлүе турында белә. Ул үзенә тиешле мирасны рәсмиләштерү өчен нотариуска мөрәҗәгать итә, ләкин аңа моның мөмкин түгел икәнен әйтәләр. Чөнки әтисе үлгәннән соң ярты елдан артык вакыт (1 ел да 1 ай) узган, һәм мирас инде тол хатын белән улы арасында бүленгән була.
Хатын-кыз судка бара, мирастагы үзенә тиешле өлешне бирүләрен таләп итә. Сүз 3 фатир һәм банктагы 3 счет турында бара. Өч инстанция суды, хатын-кыз әтисенең үлемен җитди сәбәпләр аркасында белми калган, дип, аны яклап карар чыгара.
Ә РФ Югары судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе, эшне өйрәнгәннән соң, «сәбәп җитди түгел: хатын-кызга әтисе белән аралашырга берни дә комачауламаган» дигән карарга килә.
Түбән инстанция судлары хокук бозуларга юл куйган, диелә. Аларның барлык карарлары кире кагылган, ә эш яңадан карауга юлланган, диелә хәбәрдә.