Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе белән әнисен үтереп, мәетләрен тураклаган ир-атны хөкем итәләр

news_top_970_100
Әтисе белән әнисен үтереп, мәетләрен тураклаган ир-атны хөкем итәләр
https://www.vesti.ru/

Саратов суды 35 яшьлек ир-атны 19 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул әтисе белән әнисен үтереп, мәетләрен тураклаган, аннары шәһәр читенә илтеп ташларга җыенган. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Җинаять 2022 елның 7 мартына каршы төндә була. Ир-ат 56 яшьлек атасы белән талаша, аны кыйный, аннары буып үтерә. Шуннан соң ул йоклап ята торган анасын да үтерә. Ир-ат атасы белән анасының мәетләрен балконга чыгара һәм алар биредә бер ай чамасы ята. Шул вакытта эчендә ул туганнарының мәетләрен кул пычкысы белән кискәли, мәетләрне өлешләп яшермәкче була.

Ир белән хатын юкка чыккач, туганнары борчыла башлый. Аларның улыннан сораштыралар, аңлаешлы гына җавап ала алмагач, полициягә мөрәҗәгать итәләр. 10 апрельдә аларның фатирына полиция килә һәм балконда туракланган мәетләрне табалар.

Җинаятьче башта анасын атасы буып үтерде дип сөйли. Имеш, анасын үтергән өчен, ул атасын үтергән. Ләкин бераздан бу кеше атасы белән анасын үтерүен таный. Ул аларга күптән үпкәләп йөргән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100