news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисе әнисен чүкеч белән кыйнап үтергәнне нәни малай күреп торган

news_top
Әтисе әнисен чүкеч белән кыйнап үтергәнне нәни малай күреп торган
Фото: kuban.sledcom.ru, видеодан скриншот

Сочида яшәүче ир-ат элеккеге хатыны нәни улы каршында үтергән. 45 яшьлек ир-ат хатынын чүкеч белән кыйнап үтерә, аннары пычак белән кискәли. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 23 ноябрьдә ир-ат элеккеге хатыны һәм нәни улы яши торган фатирга килә. Аның үзендә ачкыч була, фатирны шул ачкыч белән үзе ачып керә. Ир-ат үзе белән чүкеч алып килгән. Шул чүкеч белән хатының башына һәм гәүдәсенә күп тапкыр бәрә, аннары пычак белән кискәли. Хатын урында ук үлә. Нәни малай да бу вакытта өйдә була, ул анасын үтергәнен күреп торган, дип фаразлыйлар. Малайга зыян килмәгән.

Җинаять кылганнан соң, ир-ат подъездга чыга, үз-үзенә кул салырга маташа, тик булдыра алмый. Аны тоткарлаганнар.

Ир-ат үкенүен белдерә. Аңа карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар