news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисе, әнисе, 6 яшьлек кыз, 1,2 яшьлек малай үлә, 4 яшьлек кыз исән кала

news_top

13 июньдә Сызрань шәһәре янында авариядә бер гаилә кешеләре үлеп беткән. Бу турыда «Маленькая Сызрань» басмасы яза.

Алар Энгельс шәһәрендә яшәгән. Әтисе, әнисе, ике нәни кызлары һәм көтеп алынган кече уллары – гел бергә булган.

Танышлары сүзләренчә, алар бер дә аерылышып тормый. «Әниләре бик кайгыртучан, кызлары пөхтә, матур киенгән, чәчләре үрелгән. Әле бит кулында күкрәк баласы да бар», – ди алар.

Отпуск вакытында гаилә 6 яшьлек олы кызларының туган көнен бәйрәм итәргә җыена. Алар Сызрань янындагы турбазага бара.

Якынча версия буенча, «Scania» фурасын йөртүче тизлеген арттыра һәм «Renault Logan» машинасына барып бәрелә. Рульдә әтиләре – 33 яшьлек ир-ат була. Аннары җиңел автомобиль алдагы йөк машинасына барып керә. Фуралар арасында кысылып калган машина тимер-томыр өеменә әверелә.

Әтисе, әнисе, 6 яшьлек кыз, кече уллары – 1,2 яшьлек малай урында ук үлә. 4 яшьлек кызлары гына исән кала. Хәзер ул Самарада дәвалана. Әбиләре булуы билгеле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар