Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтинең сөяркәсен акылга утырту» – Бәләбәйдә яшәүче хатынны зиратта мәсхәрәләгәннәр

news_top_970_100
«Әтинең сөяркәсен акылга утырту» – Бәләбәйдә яшәүче хатынны зиратта мәсхәрәләгәннәр
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда яшәүче ике хатын башка бер хатынны урлап алып китеп, зиратка илткәннәр һәм мәсхәрәләгәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бәләбәй районара прокуратурасы ике хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган. Алар «кеше урлау», «сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү», «үтерү белән янау», «талау» маддәләре буенча гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның гыйнварында биредә яшәүче хатын әтисенең сөяркәсе бар дип шикләнә башлый. Ул туган апасы белән хәмер эчеп утырган чакта шул турыда әйтә. «Әтисенең сөяркәсен акылга утырту» планы турында сөйли.

Шулай итеп, ике хатын сөяркәне өеннән алдап алып чыга, имеш, җитди сөйләшергә телиләр. Аннары сөяркәне машинага утыртып, Бәләбәйдәге зиратка алып китәләр. Биредә алар сөяркәне берничә сәгать мәсхәрәли –кыйныйлар, үтерү белән яныйлар. 

Аннары бу хатыннар сөяркәне ир-ат яши торган өй янына алып кайта, низагны шунда дәвам итәргә телиләр. Биредә сөяркә хатын телефоннан шалтыратмакчы була – шуннан соң аның телефонын тартып алалар.

Әлеге хәлләрне урынга килгән хокук саклаучылар туктата. 

Сөяркәне урлаучы хатыннар гаебен танымый. Җинаять эшен Бәләбәй шәһәр судына тапшыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100