Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атилла Расихның кызы шагыйрә Фәридә Рәсүлева вафат

Мәрхүмәнең әнисе Зәкия ханым — шулай ук язучы, мөгаллимә.

news_top_970_100
Атилла Расихның кызы шагыйрә Фәридә Рәсүлева вафат
https://www.instagram.com/soyuzpisateleyrt

Шагыйрә Фәридә Рәсүлева вафат. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык телибез», диелә хәбәрдә.

Фәридә Атилла кызы Рәсүлева 1948 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туа. Аның әтисе — танылган прозаик Атилла Расих, әнисе Зәкия ханым — шулай ук язучы, мөгаллимә.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәридә Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә, тик өч елдан гаиләсе белән бәйле рәвештә Ташкент шәһәренә китә һәм Ташкент дәүләт университетында «математик анализ» белгечлеге ала. Аннан соң Казанга кайта, СССР Фәннәр академиясенең Физика-механика институтында эшли.

1975 елда «Вечерняя Казань», «Советская Татария», «Комсомолец Татарии» газеталарында, «Хлеб и Розы» күмәк җыентыгында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.

1979 елда Фәридә Рәсүлева Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына читтән торып укырга керә. Шигырьләр, хикәяләр, повестьлар яза. «Литературная учеба» һәм «Новый мир» журналларында, «Литературная Россия» газетасында басыла.

1984 елда Фәридә Рәсүлеваның «Пролог» исемле тәүге шигырьләр китабы дөнья күрә.

1970–1980 елларда Фәридә Рәсүлева Казандагы төрле оешмаларда эшли. Ул КХТИда (хәзерге КГТУ) җитештерүчәнлеккә өйрәтү остасы, реклама бюросында һәм телевидениедә мөхәррир; Пионерлар сараенда әдәби түгәрәк җитәкли. Аның шигырьләре республика матбугатында һәм «Стихи казанских студентов» күмәк җыентыгында басыла.

1989 елда Фәридә Рәсүлеваның «Холодное утро» исемле икенче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә.

Фәридә Рәсүлева — 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100