news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтиләре ике бала белән мунчада чакта, әнисе белән кызы булган өйдә янгын чыккан

news_top
Әтиләре ике бала белән мунчада чакта, әнисе белән кызы булган өйдә янгын чыккан
Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда яшәүче ир-ат янгын вакытында йөкле хатынын һәм 1 яшьлек кызын коткарган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Яңа Бикмәт авылында 25 майда кич белән шәхси йортның верандасында ут чыга. Биредә күп балалы гаилә яши. Өй эчендә 1 яшьлек кыз, аның әнисе була. Хатын бәби көтә.

Янгын чыккан чакта гаилә башлыгы 2 һәм 5 яшьлек ике улы белән мунчада була. Ул янгын турында кисәтә торган җайланма тавышын ишетеп, өйгә керә.

Мунчадан йөгереп килгән ир-ат утны сүндерергә маташа, ләкин янгын шактый таралган була. Шуннан соң әти кеше өй тирәли йөгереп барып, кызы белән хатынын тәрәзәдән тартып чыгара.

Өй тулысынча янып беткән, кешеләр зыян күрмәгән.

Якынча версия буенча, янгын электр җиһазлары ватык булганга чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар