Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтиләре эштә, әниләре бала тудыру йортында». Абыйлы-энеле өч малай янып үлгән

news_top_970_100
«Әтиләре эштә, әниләре бала тудыру йортында». Абыйлы-энеле өч малай янып үлгән
https://sverdlovsk.sledcom.ru

Свердловск өлкәсенең Камышлово шәһәрендә шәхси йортта янгында 3 бала һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янгын турында 11 гыйнварда 18.33 сәгатьтә хәбәр итәләр. Коткаручылар бирегә килгәч, утны сүндергәндә, 3 бала мәетен таба. 19.05 сәгатьтә утны туктаталар, аннары янган конструкцияләрне сүндерү дәвам итә.

Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.

Якынча белешмә буенча, балалар өчесе дә яну продуктлары белән агуланган. Тикшерүчеләр «ике яки аннан да күбрәк кешене саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча эш ачкан. Моның өчен җәза буларак, 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Фаҗига урынын тикшергәндә заманча криминалистик техника кулланыла, дип искәрткәннәр ведомствода.

Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, балаларның шәхесе ачыкланган. Алар – 10, 8 һәм 5 яшьлек өч малай.

«Аларның атасы – биредәге коммерция оешмасында грейдерчы булып эшли. Иртән җидедә эшкә киткән, әниләре Екатеринбургта бала тудыру йортында ята. Ул бишенче баласын көтә, саклануда ята. Балалар өйдә үзләре генә булган», – дигән Горелых.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100