Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтиләре чыгар дип озак көттеләр». Яшь ир-ат кызы белән улын коткарганда батып үлгән

news_top_970_100
«Әтиләре чыгар дип озак көттеләр». Яшь ир-ат кызы белән улын коткарганда батып үлгән
Салават Камалетдинов, архив

Воронеж өлкәсендә 34 яшьлек ир-ат улын һәм кызын коткарганда, елгада батып үлгән. Фаҗига 31 июльдә Хопер елгасы янында комлыкта ял иткәндә булган. Бу турыда «Ё!» сайтына мәрхүмнең элеккеге хатыны Ксения сөйләгән.

Константин исемле ир-атның кызына 7 яшь, улына 12 яшь. Алар ял көнендә әтиләре һәм аның сөйгән кызы белән су коенырга бара. Шул чакта балалар су чоңгылына эләгә. Әти кеше аларны төртеп чыгарып өлгерә, ә үзе котыла алмый, бата.

Кыз баланы мәрхүмнең сөйгәне ярга чыгара, малайны исә ял итүчеләрнең берсе алып чыга. Ул баланы икенче ярга илтә, агачка тотынып торырга куша, үзе Константинны коткарырга керә. Ир-ат чоңгыл янына кадәр йөзеп килә, тик Константинны таба алмый.

Ксения сүзләренчә, шаһитлар коткаручыларга шалтырата. Улы һәм аны коткарырга суга кергән ир-атны узып баручы көймәдәге кешеләр ярга алып чыга.

Балалар яр буенда әтиләрен озак көтеп тора, ул йөзеп чыгар дип уйлыйлар. «Алар әле озак кына суга карап торды, әтиләре йөзеп килер дип көттеләр», – ди Ксения.

Константинның мәетен инде өч эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100