news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтиләре белән су коенырга килгән апалы-сеңелле кызлар батып үлгән

news_top
Әтиләре белән су коенырга килгән апалы-сеңелле кызлар батып үлгән
https://spb.sledcom.ru/

Петергофтагы Голицыннар бакчасындагы сулыкта 2 бала мәете табылганнан соң, Санкт-Петербургта җинаять эше ачылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

12 һәм 14 яшьлек кыз балаларның мәетен 14 июньдә Никольский буасы суыннан чыгарганнар.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, кызлар апалы-сеңелле була. Алар әтиләре белән буага су коенырга килә. Әби һәм 4 яшьлек энеләре яр буенда кала. Гаилә Таҗикстаннан күченеп килгән, дигән белешмә дә бар, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар