Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтиләре белән генә яшиләр иде». Ике бала һәм аларның атасы янгында һәлак булган

news_top_970_100
«Әтиләре белән генә яшиләр иде». Ике бала һәм аларның атасы янгында һәлак булган
https://oren.sledcom.ru

4 гыйнварга каршы төндә Оренбургта фаҗига була. Ике нәни малай һәм аларның атасы янгында үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән яза.

Янгын төнге беренче яртылар тирәсендә башлана. Биш катлы йортта почмакта урнашкан фатир тәрәзәсеннән ургылып төтен чыга. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатирга керергә маташа, тик тимер ишек эчтән бикле була.

Шуннан соң коткаручылар махсус кораллар ярдәмендә фатирга тәрәзәдән керә. Башта 41 яшьлек ир-ат мәете табыла, берничә минуттан нәни малай табыла, ул исән булмый. Аннары тагын бер малай гәүдәсе табыла. Ул да үлгән.

Янгынны минутлар эчендә сүндерәләр, тик төтен бик куе булу сәбәпле, күршеләрне эвакуацияләргә туры килә. 9 кеше йорттан үзе чыга, 2 кешегә коткаручылар ярдәм итә. Алар төтен аркасында үзләре чыга алмый.

3 кеше һәлак булу турында җинаять эше ачылган.

Мәрхүм балаларга бишәр яшь була. Orenburg.kp.ru белешмәсе буенча, гаилә балигъ булмаган балалар эшләре буенча органнарда хисапта тора. Малайлар әтиләре белән генә яши, әниләре аерым тора.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100