«Әтиләре әле генә үлде». Зираттан кайтканда авариядә ике бала үлгән, әнисе, кызы имгәнгән
1 сентябрьдә Волгоградта юл һәлакәтенә очраган машина белән идарә итүче хатын-кыз мәрхүм ирен искә алудан кайтып килгән. Бу турыда «Волгоград.Онлайн» хәбәр итте.
- 1 сентябрь кичендә коточкыч авария: Рульдәге хатынның улы белән кызы үлде, дип язган идек.
Зур гаилә башлыгы әле 1 ай элек кенә вафат булган. Авария очраган көнне әни кеше һәм балалар зиратка барган. Хәзер Ольга исемле хатынның умырткалыгына операция ясаганнар. Әле киләчәктә аның йөри алу-алмавы да билгесез.
Авария Идел елгасы аша Волгоград шәһәрен Среднеахтубинский районы белән тоташтыра торган күпердән чыгып барганда була. ЮХИДИ белешмәсе буенча, Renault Duster машинасы юл кырыендагы коймага 19.00 сәгатьтә бәрелә.
«Якынча белешмә буенча, 37 яшьлек хатын тизлек режимын арттыра, идарәсен югалта, коймага бәрелә. Авариядә машинадагы 9 һәм 3 яшьлек ике бала үлә, 14 яшьлек кыз һәм машина йөртүче җитди имгәнә», – диелә ведомство хәбәрендә.
Туганнары сүзләренчә, гаиләдә әле күптән түгел генә зур кайгы була. «Алар әтиләрен җирләде. Аларның гаиләсе бик бәхетле, яхшы иде. Ул минем абый белән тагын балалар тапмакчы иде. Ләкин абыйга инсульт булды. Аны 13 июльдә җирләдек», – ди Ольганың иренең сеңлесе Наталья.
Ольга үзе машинаны яхшы йөрткән дип сөйлиләр. «Әле күптән түгел генә йөри башлады, ләкин бик ипләп йөрде. Без видеоны күрдек, ни булганын аңламыйбыз», – ди Наталья.
«Ольга берничә тапкыр аңын югалтып егылган иде. Бик борчылды, ире үлемен авыр кичерде. Алар бер-берсен бик яратты. Хәзер аңа ярдәм кирәк. Әле кайчан аякка басачагы да билгесез», – ди туганнары.