Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтиләр күп булса (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Смена тәмамланыр алдыннан механик Йосыповка иптәшләре яңалык җиткерделәр:

Сине проходнойда бер карт таптыра. Әтисемен, ди...

Бу сүзләр Салихны гаҗәпкә калдырды. Аның әтисе Сөләймән үлгәнгә инде дистә еллар үткән. Кем юкны сөйли икән анда? Сәгать тулганчы аның эш урынында булуы мөһим түгел иде. Ярдәмчесенә күрсәтмәләр биреп, ир өс киемен алыштырырга ашыкты. Чынлап та, капка төбендә сәләмәләргә төренгән, йөзен сакал-мыек баскан, бөкресе чыккан бер карт бабай басып тора иде. Шикләнә төшеп карт янына якынайды Салих, сүз кушты:

Сез мине көтәсезме? Йосыпов мин...

Бу сүзләрне ишеткәч, карт тернәкләнеп китте, куллары белән Салихны кочаклап, башын аның күкрәгенә терәде.

Улым-м... - дип иңрәде ул, - кичер мине булдыра алсаң... Менә кая килеп күрешергә язган икән безгә...

Салих бөтенләй югалып калды. Бабайны читкәрәк этеп, ачыклык кертергә тырышты.

Кем буласың син, бабай? Ниндидер ялгышлык бу сүзләрдә. Минем әтием Сөләйман моннан ике дистә еллар вафат булды...

Сөләйман... Нинди әти булсын ул сиңа? Кеше баласына хуҗа булып яшәде, үзенә үзләштерде сине бала чагыңда. Ә мин закунлы әтиең булам синең - Вахит. Үзем карап үстерә алмадым шул сине. Тормыш киртәләре ирек бирмәде. Әмма син мәңге исемдә булдың минем. Ятсам күз алдымда тордың, уянсам сине уйладым. Чын менә!.. Син дөреслекне белмисең икән әле. Барысын аңлатырмын җае белән. Ә хәзер үзеңә алып кайт мине, зинһар. Урамда торып калдым картлык көнемдә. Ашарга ризыгым юк, өстемдә ниләр икәнен үзең күреп торасың.

Вахит бабай, син безнең якларданмыни? Кушкаеннанмы?

Салих бу адәм үзенең авылдашыдыр дип фикер йөртте. Кешене төнгә каршы урамда калдырып булмый бит инде...

Нинди бабай? Әтиең мин синең, әтиең. Кушкаенннан түгелмен, күрше авыл Ташлытаудан. Хәзер барысын бәйнә-бәйнә сөйләп бирермен...

Салих машинасына утыртып, бу бабайны өенә алып кайтты. Хатыны йөзен җыерса да, картны ваннага утыртып юындыры, чиста киемнәр бирде, тамагын туйдырды. Аннан төптәге бүлмәдә урын салды. Балалар үз тормышлары белән яши башлагач, фатирлары иркенәеп калган иде аларның.

Вахит бабайны якташы итеп кабул итте ир. Тагын бер ягына игътибарлады кунакның. Карт туктамый кэх-кэх йөткеренгәли иде, куллары да гел калтырап тора. Калагын авызына алып барып җиткерә алмый, ашын түгеп-чәчеп бетерә.

Йомшак урын өстенә яткач, бабай изрәп китте.

Рәхмәт, улым. Әтиеңне читкә какмассың дип өмет итеп килдем мин. Гомерем күп калмагандыр инде, бер чир капчыгына әйләндем соңгы елда. Авыртмаган җирем юк. Кадерләп кабергә салырсың инде мине. Әниең Фәйрүзәгә нык охшагансың икән. Без аның белән соңыннан кавышып алдык. Сине ташлап килгән иде минем янга. Мин, җүләр, шуңа риза булдым. Хәер, без озак яшәмәдек. Берничә айдан мин җылы якларга чыгып киттем. Фәйрүзә кемгәдер кияүгә чыгарга калды шикелле. Ә Сөләйманга килгәндә, ул әниеңне миннән авырлы чагында никахлатып алды. Сине үз исеменә яздырды. Кеше баласына хуҗа булды. Юк, син минем улым, минеке генә. Я ярар, калганын иртәгә сөйләшербез. Күзләрем йомылыып бара, әкәмәт... - дип сөйләүдән туктады Вахит бабай.

Урын өстенә яткач, Салих артык кыштырдамаска тырышып, үткәннәрне хәтерендә яңартты. Томан аша гына ниндидер шәһәрдә яшәгәннәрен исләде ул. Әтисе Сөләйман ниндидер җиһазлар ясау цехында эшләде, ахрысы. Бу ябык гәүдәле, озын буйлы, бер аягын сөйрәп йөргән кеше аны нык яратты, гел эш урыныннан аңа төрле-төрле уенчыклар ясап алып кайта иде. Иптәшләре алдында үзенең уенчыклары белән мактанганы әле дә истә Салихның. Әнисе дә кайдадыр эшләгән булгандыр. Өйдә чагы сирәк булды аның. Бергә утырып, әнисе белән ниләр хакындадыр сөйләшкәннәрен белми Салих. Аңа ул чакта өч-дүрт яшьләрдән артык булмагандыр. Шуннан әнисе зым-зыя юкка чыкты. Әтисе Салихны күкрәгенә кысып:

Әниең кайларда йөри икән инде? Әниең югалды бит, улым. Берәр бәлагә тарымасын инде, - дип сөйләнгәләп утырганы хәтеренә язылып калган. Әтисе эштән соң аны күрше карчыгына куеп, әнисен эзләп тә йөрде шикелле әле.

Шуннан авылга кайтып киттеләр алар. Әбисе янына. Авыл тормышына күнекте малай, яңа дуслар тапты. Әтисе мәктәптә балаларга хезмәт дәресләре укытты. Ә менә әнисен юксынганы булмады бугай. Әбисе, изге күңелле карчык, алыштырды әнисен. Әтисе башка гаилә корырга омтылып карамады. Тазалыгы булмагандыр. Иртә китеп барды ул. Салих мәктәпне тәмалаган елны әбисе дә гүр иясе булып куйды.

Малай документларын алып, шәһәргә бәхет эзләргә чыгып китте. Менә шул заводка килеп урнашты. Шуннан армиягә китте. Шул завод янында урнашкан техникумны укып чыкты, өйләнде, гаилә корды. Заводтан аңа менә шул фатирны бирделәр. Авыл турында да, авыл кешеләре турында да уена да кертеп чыгарганы юк иде аның күптәннән. Ә менә кемдер килеп аңа әтисе булуын исбатларга тырыша.

Икенче көнне шалтыратып, заводтан отгул алды ул. Вахит бабайны киендереп, үз машинасында врачка алып китте. Хәзер акча түләсәң, тикшерелүгә тоткарлык юк. Төш җиткәнче белгечләр аша үткәреп картның чирен ачыклады, таныш врач аркылы бабайны дәваланырга хастаханәгә дә урнаштырып куйды.

Әмма күңеле урынында түгел иде Салихның. Барысын белер, ачыклар өчен әтисенең авылына барып кайтырга булды ул.Танышлары калгандыр, таныган кешеләр булыр, табылыр кая баш төртергә. Хәзерге техника заманында, асфальт юл буйлап нәрсә ул өч йөз чакрым?

Туры элекке күршеләре Хисам абый белән Зәйтүнә апаларга барып туктады ул. Баштарак танымыйчарак торсалар да, кочак җәеп каршы алдылар Салихны. Кадерләп өстәл артына утырттылар. Салих үзен борчыган сорауларны күршеләренә яудырды. Менә нәрсәләр сөйләделәр күршеләре.

Чынлап та, авылга Сөләйман корсагы борынына җиткән бер кызыкайны кәләш итеп алып кайткан. Шуннан Салих туган инде. Әлеге Вахит дигән адәм Салихның әнисе Фәйрүзәне өйләнәм дип алдалап йөргән дә, аның сеңлесе Фәнияне алып, читкә чыгып качкан. Фәниясе дә озак тормаган, кире кайтып җиткән. Сөләйман ни гарип булгач та, кызга өйләнгән инде. Яшәп китәрбез, дип өмет иткәндер. Бер-ике ел авылда торып караганнар. Шуннан шәһәргә чыгып китеп яшәргә булашканнар. Ахыр чиктә Фәйрүзә баланы ташлап, каядыр чыгып киткән. Шул вакыттан Сөләйман ялгызы үстергән инде Салихны. Үзенеке кебек күргән малайны, өф-өф итеп кенә торган. Авыл халкы шаккаткан инде бу хәлгә.

Ә Салихның әнисе Фәйрүзә дә исән-сау икән бүгенге көндә. Еш кына кайткалап йөри, дип сөйлиләр имеш авылдашлары. Кайткан саен берәр яңа абышка иярткән була, дип тә өстиләр. Анысының да тәмам йөрер хәле калмаса, Салихны юллап килеп җитүе бар. Мин синең әниең, дияр. Үзеңә алып тәрбиялә яисә алимент түлә, дип хакын даулый башлар. Законлы әнисе була бит ул Салихның!..

Шулай итеп, үз тормышы турында әллә күпме яңалыклар белеп кайтты өенә Салих. Бераз ял иткәч, кибеттән күчтәнәчләр алып, Вахит бабайның хәлен белергә больницага китте. Тәмам таушалган картның тешсез авызы белән җимешләр ашарга тырышканын ихласлап күзәтеп утырды. "Менә шул адәм минем әтием буламы? - дип гаҗәпләнеп уйланды ул. - Аның ни катнашы бар соң минем язмышымда? Күкрәк сугып: мин синең әтиең булам, дип утыра. Мине тапкан әнием дә бар әле кайлардадыр дөнья гизгән. Бар тормыш кануннары буенча минем өчен иң-иң якын кешеләр...»

Кызык икән ул иң якын кешеләрең белән гомерең уртасында гына таныша калсаң. Нинди кызык булсын, фаҗига инде ул, әгәр ата-ана газиз баласын көчек урынына да күрмәсә...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 июль 2022
    Исемсез
    Хади Бариевич эсэрлэрегезне укып барам.бик матур эчтэлекле.молодец!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100