Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтиең көтте» – Салават Миңнеханов улы белән искиткеч видео төшергән

news_top_970_100
«Әтиең көтте» – Салават Миңнеханов улы белән искиткеч видео төшергән
социаль челтәрләр

Җырчы Салават Миңнеханов яңа туган улы белән искиткеч видео төшергән. «Улыкаем, Ибраһим, гаиләбезгә рәхим ит. Әтиең көтте», – дип яза ул. Җырчы улы белән йодрыкка йодрык куеп исәнләшә. Булачак әти улы әле әнисенең карында вакытта ук шулай ук исәнләшә торган булган. Бу – аларның үзләренә күрә бер аралашу традициясе булган, ахры.

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең шушы көннәрдә генә икенче тапкыр әти-әни булулары турында язган идек.

«Тормышымның «Минем бәби көткән чагым» исемле гүзәл бүлеге тәмамланды. Аллаһым, балама бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле-гүзәл тормыш насыйп ит. Безнең баһадир Ибраһим улыбыз 3955гр, 55см булып туды, Сөбханаллаһ», – дип шатлыгы белән уртаклашты Гүзәлем. Шулай ук ул язылучыларына кап-кара чәчле улының видеосын да күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100