Әтием йөрәге
«Мин монда, кызым», – ди тавыш. Тәнзилә, аңына килгән сыман, әтисенең күптән вафат булганын исенә төшерде.
Тәнзилә тулай торак бүлмәсендә бүген үзе генә кунды. Аның имтиханнары әле тәмамланмаган. Бүлмәдәшләре бу вакытта авылларына таралышып беткән иде.
Тәнзилә бүлмәдә ялгыз калырга курка. Төнлә үзе генә куну аңа кыен. Каршы як тәрәзәдән ямьсез булып агач шәүләсе төшә. Җил аның ярфакларын шаулата. Кыз төне буе төрле төшләр күреп, саташып чыкты. «Бүген йоклап булмас, ахры», – дип авыр сулап куйды ул. Су кайнатып, яшел чәй дә эчеп карады. Бүлмәнең бер почмагыннан икенче почмагына йөрде. Аяклары аргач, кабат юрган астына кереп ятты. «Эх, ничек беренче сессияне ябарга? Тизрәк әни янына кайтып китәр идем», – дип хыялланды ул.
Тәнзилә абыйсы Илһам белән әтисез үстеләр. Аталары Хөснетдин, печәнлектән егылып төшеп, муенын җәрәхәтләгән. Озак вакыт аңына килмичә яткан. Шуннан сәламәтлеге начарланып калу сәбәпле вафат булган. Шулай итеп,11 яшьлек кызы һәм 15 яшьлек малае аналары җилкәсенә калган.
Илһам белән Тәнзиләнең яшь аермасы 4 ел. Алар бер-берсенә һәрвакыт терәк булдылар. Абыйсы аңа күпмедер дәрәҗәдә әтисен алмаштырды. Илһам сеңлесен үпкәләтмәскә, күңелен күрергә тырышты. Әниләре, аталары үлеменнән соң, озак вакыт хәлгә килә алмыйча азапланды. «Ничек үзем генә тормыш алып барырга? И Ходаем, балаларымны аякка бастырырга көч бир!» – дип ялварды.
Тәнзилә әтисенең зур яшел күзләрен беркайчан да онытмады. Ул, кызына төбәлеп карап: «Кызы-ым, кил, үчтеки иттерәм», – дип күтәреп ала иде.
Тәнзиләнең әтисе белән әнисенең сүзгә килгәнен ишеткәне булмады. «Әтисе кайтты», «Әнисе, рәхмәт» дигән җылы сүзләр генә яңгырый иде. Әтисез үсү авырлыгын ул үзе генә белде. Мәктәптә башка балалар 23 февральгә дип әтиләренә бүләк ясаганда, Тәнзилә читтә утырды. Кайбер укучыларны әтиләре мәктәптән үк килеп ала иде. Бу чакта кызга аеруча авыр булды. Тәрбиясезләре аңардан бармак төртеп көлделәр, сумкаларын яшереп куеп азапладылар. «Эх, әтием исән булса, кирәгегезне бирер иде!» – дип уйлады кыз.
Өнме бу яки төшме?
Тәнзилә бүген болында. Нинди матур җир бу! Яшел үләннәр, чәчәкләрнең исәбе-хисабы юк. Кояш нурлары бөтен болынны яктырта. Күп тә үтмәде, җиңелчә болытлар җыелды. Аннары ләйсән яңгыры сибәләп китте. Тауларга күз салсаң, анда салават күперен күрергә була иде. Тәнзилә болын буенча йөгерде. Алга чапкан саен, артыннан кемдер чакыра сыман: «Тәнзилә! Тәнзилә-ә!» Ул тавыш ишетелгән якка башын борып карады. Беркем дә юк. Тагын бераз йөгергәч, «Тәнзиләә, кызым! Сине куып тота алмыйм бит. Ерак китмәәә», – диде теге тавыш. Кыз бу юлы туктап калды. Тукта, әтисенең тавышы түгелме соң бу?! Ул бит аны чакыра. Тәнзилә, күзләрен шарландырып, әтисен эзли башлады.
Син кайда соң, әти? Мин сине күрмим…
Мин монда, кызым, – ди тавыш. Тәнзилә аңына килгән сыман, әтисенең күптән вафат булганын исенә төшерде. Куркуыннан тыны кысылды.
Син бит инде үлгән, әти. Син бит бу дөньяда юк!
Ничек инде юк, кызым? Мин бит монда, синең белән.
Юк, син исән түгел!
Мин исән, кызым, менә тотып кара, – дип, әтисе Тәнзиләгә кулларын сузды. Әмма аның йөзен күрә алмады кыз. Аны кояш нурлары каплаган иде. Тик куллар…
Тәнзилә салкын тиргә батып уянып китте. Бүлмәсендә ул үзе генә иде. Бернинди болын да, чәчәкләр дә юк. Куркуыннан, ул елап җибәрде. Төшендә беренче тапкыр әтисен күрү аның өчен нык авыр булды. Моңарчы болай булганы юк иде. «Нишләп мондый төш керде соң әле миңа? Кем иде ул ир-ат минем төшемдә? Әтием булса, нигә ул үзен исән ди? Мине дә үзе белән чакырыр микән инде», – дип борчылды кыз. Янында аны юатырдай кешесе дә юк, ичмасам.
Иртә белән ул үз эшләре буенча шәһәрдә йөреп керде. Күпме генә шул төшне исенә төшермәскә тырышса да, килеп чыкмады. «Оныт. Оныт. Оныт», – дип кабатлады кыз үз-үзенә.
Көн кичкә таба авышкач, Тәнзилә тулай торагына кайтты. Бераз имтихан сорауларын карагач, әнисенә шалтыратырга булды.
Сәлам, әни. Ничек хәлләрең?
Әйбәт, кызым. Менә яшелчәләргә су сибеп кердем. Сез кайтмагач, үземә сибәргә туры килә, – дип шаяртты әнисе.
Ә син ни хәлләрдә? Билетлар ятлап буламы?
Була да соң, төннәрен начар йоклыйм. Әни, мине бер сорау борчый. Бу төнне мин төшемдә әтине күрдем. Ул миңа үзен исән булуын әйтте. Ничек уйлыйсың, бу нәрсәне аңлата?
Нигә төшнең мәгънәсенә төшенергә? Андый очракта, «хәерлегә булсын» дисең дә, бетте. Әйттеңме шулай дип?
Әйтмәдем…
Димәк, әйтергә кирәк. Башыңны катырма төшләр белән. Син хәзер имтиханнар турында гына уйларга тиеш.
Яхшы, әни, аңладым.
Әлбәттә, Тәнзилә аның белән генә тынычланмады. Аның йөрәгенә бу төш тынгы бирмәде, җанын өзгәләде. Үз уйларына чумып утырганда, телефон шалтырады.
Сәлам, сеңелкәш. Ничек хәлләр?
Әйбәт, абый.
Тавышың нигә моңсу?
Кәефем юк. Төнлә йоклый алмадым.
Кайсының муенын борырга кирәк? Әллә егетләр шакып аптыраталармы?
Нинди егетләр инде. Миңа бүген төшкә әти керде.
Тәнзилә Илһам абыйсына бөтен борчыганнарын сөйләп салды. Әтисенең «мин исән» дигән сүзләренә кадәр. Илһам аны бүлдерми генә тыңлады. Урыны белән трубкага авыр сулаган тавыш ишетелде. Әтиләре турында искә төшерү бертуганнарга авыр булды. Илһам сиздермәскә тырышса да, аның да күңеле тулды.
Әнигә сөйләдеңме соң? – дип сорады ул.
Әйе. Тик ул гаҗәпләнмәде булса кирәк.
Гаҗәпләнгәндер...Әйтмәгән генә.
Ничек инде?
Тәнзилә, әти үлгән, әмма тулаем түгел.
Кыз катып калды. Йөрәге, вакыт узган саен, ешрак тибә башлады. Ни сөйли соң бу Илһам? Алай буламы инде? Ничек кеше яртылаш исән, яртылаш үлгән булсын?
Аңлат. Әле. Зинһар, – диде Тәнзилә, өзек-өзек итеп.
Миңа бу сүзләрне сиңа әйтергә бик авыр. Әмма син инде – зур кыз. Сиңа мондый төшләр керә башлаган икән, димәк, Ходай үзе син дөресен белергә тиеш дип уйлый. Әни моның турында беркемгә дә сөйләмәгән иде. Бары тик миңа гына. Ә сине ул бәләкәйрәк дип уйлады.
Сузма инде, абый…
Безнең әтинең йөрәге башка кешедә. Үлем хәлендә яткан ир кешегә куйганнар аны.
Мин ышанмыйм…миңа әтием түгел, ул ир-ат кердемени төшемә?
Мин исән, дигәч, бәлки, шулайдыр…
Кем соң ул кеше? Каян ул? Исеме ничек?
Мин белмим. Зинһар, әнигә шалтыратып, аны борчыма. Мин моны сиңа сөйләргә тиеш түгел идем.
Тәнзилә бу хәбәрне бик авыр кабул итте. Үкси-үкси мендәргә капланды. Аннары сикереп торып: «Минем әтиемнең йөрәге тибә! Бүтән кеше тәнендә, тик тибә бит!» – диде. Кызның күңелен җылы хисләр биләп алды. Ул әтисен тере килеш күзаллап, кабат йокыга талды.
Бу юлы ул төшендә әтисен күрмәде. Кызы дөресен белгәч, ул да тынычлангандыр, мөгаен.