Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтиебезне карт абзый үтерде». Өч бала анасы элеккеге иренең мәетен яшерергә булышкан

news_top_970_100
«Әтиебезне карт абзый үтерде». Өч бала анасы элеккеге иренең мәетен яшерергә булышкан
"Татар-информ" архивы

Хабаровск шәһәрендә яшәүче хатынны һәм аның белән яши торган ир-атны хатынның элеккеге ирен үтерүдә гаепләп хөкем иттеләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

35 яшьлек Елизавета белән 37 яшьлек Алексей (исемнәр үзгәртелә) Корякский урамындагы шәхси йортта бергә яши. Аларның 3 баласы туа. Бераздан алар аерылыша, дус булып калалар. Алексей йортын балаларга һәм хатынына бүләк итә. Аннары Светлана исемле хатынны очрата, Елизавета исә 50 яшьлек Иван белән яши башлый. Ул Иванны Алексей бүләк иткән йортка кертә. Алексей да бирегә балалары янына килеп йөри.

7 гыйнварда Алексей балаларга Раштуа бүләкләре алып килә. Елизавета, Иван, Алексей бергә табын корып утыра. Исергәч, Иван хатынының элеккеге ире белән мөнәсәбәтләр аңлашырга тотына. Алексейны кимсетә, аннары пычак ала. Ул Алексейга кимендә 14 тапкыр кадый. Ир-ат урында ук үлә.

Әлеге фаҗигане мәрхүм ир-атның 3 баласы да күреп тора. Балигъ булмаган балаларга ничә яшь икәне әйтелми. Балалар үги аталары аларның үз атасын үтергәнен, әниләре моны карап торуын күрергә мәҗбүр була. Аннары Елизавета Иванга мәетне яшерергә булыша. Алар, бергәләп, Алексейның мәетен идән астына төшерәләр һәм подвал капкачын бикләп куялар.

Иван белән Елизавета дәшмәсә дә, Алексейның яңа хатыны Светлана чаң суга башлый. Ул ирен эзли. Берничә көннән Светлана Елизаветаның күршеләренә килә. Ул Алексей турында сорашканны Елизавета ишетеп ала, хатын исерек була һәм «ул инде күптән үлде» дип кычкыра.

Аннары Светлана Алексейның балаларыннан сорашырга җай таба. Алексейның бер баласы «әтине карт абзый үтерде» дип әйтә. Светлана полициягә хәбәр итә. Мәрхүм Алексейның мәетен 2 ай узгач кына табалар.

Елизавета белән Иванны тоткарлыйлар, алар гаепләрен таный. Елизаветага 100 мең сум штраф салалар. Иванны 9 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Елизаветаның балаларын опека органнары алган. Хәзер алар реабилитация үзәгендә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100