Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти урлаган балачак... (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Юлиянең әтисе белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт катлаулы булды, чөнки ул бервакытта да әтисенең яратуын тоймады. Үзе турында гына уйлаучы әти кеше бары үз рәхәте өчен генә яшәде, эштән соң иптәшләре белән еш кына сыра эчеп кала, хатынын да еш кыерсытты. Әтисенең нәкъ шушы сыйфаты кызны кечкенә чагыннан ук куркытты, аның ачуын чыгарды.

«Әни, нишләп әти сине «файдасыз һәм беркемгә кирәксез» дип әйтте ул?» – дип төпченергә теләде Юлия, әтисе чираттагы тапкыр тавыш чыгаргач.

«Олылар сүзен тыңлап йөрмә, – дип киңәш итте әнисе Динә. – Кайвакыт без сүзне уйлап тормыйча гына әйтеп ташлыйбыз. Чөнки олыларның кәефе булмый, шуңа шулай әйтәләр инде».

Мондый мөнәсәбәтләрне Юлия балачагында да, үсә төшкәч тә аңламады. 40 яшендә ике эштә эшләргә мәҗбүр әнисендә кайчандыр чибәр, сылу булган хатын-кызның әсәре дә юк инде. Ул бөтен көнкүрешне үз җилкәсендә өстерәде, эштән бушамады һәм иренең төкселегенә, дорфалыгына, канәгатьсезлегенә түзәргә мәҗбүр булды. Ире Харис торган саен ешрак исерек килеш кайта, юкка да тавыш куптара иде.

«Үзеңә карата шундый мөнәсәбәткә ничек түзә аласың син, әни?» – дип сорады берсендә Юлия.

«Кая барыйм соң? Бу фатир әтиеңнеке, ә минем туганнар юк. Безне куып чыгарса, синең белән икәү шыр ялангач килеш урамда утырып калабыз бит. Менә шуңа күрә түзәм дә инде, куркыныч түгел, мин ияләндем инде», – дип иңнәрен генә сикертте Динә.

Ә Юлия үзе мондый мөнәсәбәткә ияләнүдән катгый баш тартты. Ул әтисе белән юк кына сәбәп аркасында да эләгешеп китте, аның кырыслыгына ярсыды, өендә дә сирәгрәк булырга тырышты. Яшьлек максимализмы, әнисенә үпкәләү һәм мондый катлаулы мохиттә яшисе килмәү яшүсмернең тәртибенә дә һәм рухи халәтенә дә тискәре йогынты ясады.

«Беренче мөмкинлек чыгуга ук өйдән чыгып ычкыныр идем», – дип еш әйтте ул дус кызына.

«Бәй, кем комачаулый соң сиңа?» – диде бәхетле гаиләдә үскән һәм мондый хәлләрне күрмәгән дә, аңламаган да дусты.

«Әнине кызганам, әти аның башына җитәр дип куркам», – диде Юлия.

Әтисенең канәгатьсезлеге һәм шелтәләре гадәттә кимсетү, мыскыллау белән төгәлләнә, берничә мәртәбә ул хатынына кул күтәрде, Юлиягә дә сугарга теләде. Кыз бүлмәсенә кереп качарга тырышты. Соңыннан ул урамга чыгып китеп, кабат өенә кайтырга куркып, озак кына урамда йөри торган иде. Әмма берсендә Харис хатынын бик нык кыйнады, Динә хастаханәгә эләкте.

«Мин аның өстеннән полициягә гариза язам. Үзем үтерәм мин аны! Бөтен кешегә сөйлим!» – дип тузынды Юлия, бу хәлләр белән килешергә теләмичә.

«Кирәкми, кызым, – диде әнисе, зәгыйфь тавыш белән. – Шуның аркасында адәм хуры булабыз бит алайса. Кирәкми. Аннан соң, барыр җиребез дә юк бит, ә әтиең безгә тыныч кына яшәргә ирек бирмәячәк».

«Тагын үтергәнче кыйнаганын көтеп яшәргәме инде, – дип аек акыл белән фикер йөртте Юлия. – Киләсе юлы нәрсә белән сугасын белеп булмый бит, әни».

«Кызым, тыңла мине, ахмаклыклар эшләмә, – дип үз сүзен бирмәде Динә. – Мин гариза язмыйм».

Юлия әнисенең бу фикерен аңламады, әмма аны үзгәртерлек көче дә юк аның. Ул әтисен күралмады, әнисе белән икесе генә ничек рәхәт яшәрләр иде, дип хыялланды. Әмма Харисны кызының үзенә булган мөнәсәбәте әллә ни борчымады, чөнки бу эгоист алга таба да үз рәхәте өчен генә яшәүне кулай күрде. Хатыны хастаханәдә ятканда, ул бер тапкыр да аның хәлен белмәде, бөтен ачуын бердәнбер кызыннан алды.

«Нигә ашарга пешмәгән? – дип җикеренергә тотынды эштән кәефсез кайтып кергәч. – Син дә, анаң кебек, бер тиенгә яраксыз нәрсә инде! Кулыңнан бер эш килми!»

«Мин сиңа хезмәтче түгел, ашыйсың килсә, пешер дә аша!» – диде горур кыз.

«Хәзер күрмәгәнеңне күрсәтәм мин сиңа, кызый!» – дип йодрык төйнәде әтисе.

Юлия фатирдан уктай атылып чыгарга өлгерде. Үзе белән телефонын һәм рюкзагын алырга да җитеште. Әле ярый сумкасында бераз акчасы бар. Юлия берничә көн өенә кайтмады. Көндез укуда булды, ә кичләрен әнисе янына хастаханәгә барды, әнисенә бернәрсә дә сөйләмәде. Динәне хастаханәдән чыгаргач кына өенә кайтты ул. Тормыш кабат гадәти агымына керде, чөнки әтисе дә, әнисе дә үзгәрергә җыенмый иде. Әнисе эшләде һәм иренең җәберләүләренә тешен кысып түзде, ә Харис үзен патша кебек хис итте, Юлия бу хәлләрне берничек тә үзгәртә алмавына үз-үзен күралмады.

Хәтта институтта да үз шәһәрендә генә укырга туры килде аңа. Әнисен тиран әтисе белән ялгызын гына калдырмас өчен, үз шәһәрләрендә булган институтка, үзе теләмәгән белгечлеккә керергә мәҗбүр булды. Ул әнисенең мондый җәберләүләрдән котылырга теләмәвен һич аңлый алмады.

«Әни, аерылышырга гариза биреп, милекне бүлешергә була бит, – диде Юлия, чираттагы ызгыштан соң. – Мондый кабәхәт белән яшәгәнче, шәһәр читендәге тулай торакта бер бүлмәдә яшәвең мең тапкыр артык!»

«Ичмасам, соңыннан бу фатир сиңа калыр, дигән өметем бар әле, кызым, – дип аңлатты Динә. – Хәзер китсәк, әтиең сине милектән мәхрүм итәр өчен барын да эшләячәк».

«Миңа аннан берни дә кирәк түгел! – диде Юлия күкрәк кагып. – Үзем эшләп табармын, әле сиңа да ярдәм итәрмен. Әни, әйдә китик инде моннан! Минем бу тәмугта яшисем килми, сине дә аның белән калдырып китә алмыйм».

Болай да кыюсыз холыклы хатын, ничә еллар җәберләнеп яшәгәннән соң, тәмам куркак һәм аңы томаланган җан иясенә әйләнеп беткән иде. Ул каршы сүз әйтергә дә курка, иренең җәберләвенә түзә һәм бу хәлләр өчен кызы алдында үзен бик гаепле тоя. Әмма билгесезлеккә чыгып китү аның өчен бөтенләй акылсызлык булып тоелды, ә ярдәм сорарлык бер кешесе дә юк. Өстәвенә, ул үзенең ир җәберләвенә дучар булган бердәнбер хатын-кыз түгеллеген дә аңлый, шуңа күрә бу мәсьәләдә бернәрсә дә үзгәртергә тырышмады. Юлия институтны укып бетереп, эшкә урнашканчы шулай яшәделәр алар.

Бу еллар дәвамында Харисның эчүен ташлавыннан башка яхшы якка үзгәреш булмады. Ул физик яктан көчсезләнде, хәер яше дә үзен сиздерә, шуңа күрә ир элеккечә көчле, гайрәтле түгел иде инде. Әмма өйдәге рухи мохит гел шомландырып, газаплап, җанны ашап торды. Юлия фатир яллап яшәргә мөмкинлек бирә торган яхшы эш табу өчен барысын да эшләде. Әмма бу – җиңел генә түгел шул, бик теләсә дә артык сайланып торыр чагы да түгел.

Яшәү урыны булган эш тапкач та, Юлия әнисен тулай торакка күченеп китәргә кыстый башлады. Ә әтисе моны белгәч, кара тавыш чыгарды, хатынына, кызына иң соңгы, иң пычрак сүзләр белән акырды. Юлиянең инде мондый сүзләргә, ызгышка бер кылы да селкенми, ничә еллар коточкыч мохиттә җан асрап, аның күңелендә хисләр сүнеп беткән иде. Җанында нәфрәттән башка бер хис тә калмады аның.

«Безгә якын килеп кенә кара! – диде Юлия, үз көчен күрсәтергә җыенган әтисенә. – Кулымда газ баллончыгы бар, чыраеңа сиптерәм!»

«Нинди хайван үстергәнмен бит! – дип оятсыз елмайды Харис. – Хәзер китеп олаксагыз, башка аяк та атлатмыйм монда!»

«Курыкма, килеп тә карамабыз. Башка сине күрергә язмасын иде!» – диде Юлия, үз-үзенә ышанып. Ул мондый карар кабул итүен чын күңеленнән дөрес дип санады.

Ул әтисен шулкадәр күралмый иде, бу хисне берничек тә җиңә алмады. Соңрак Юлия күңелен кимереп торган бу хистән котылу өчен психологка да йөрде, мәчеттә дә булды, әмма бер файдасын да тапмады.

Һәрвакыт хәтерендә электән калган күңелсез мизгелләр пәйда була – елаган әнисе, үзенең балачак борчулары, күз яшьләре... Бигрәк тә әнисен өчен авыр иде аңа, ул инде күптән тормышка карата кызыксынуын югалткан, куркынган песи баласын хәтерләтә...

Яңа җирдәге көнкүреш мәшәкатьләре Юлия белән Динә гомер буе кичергән борчылулар белән чагыштырганда чүп кенә булды. Алар Харисның ничек яшәве белән кызыксынмады. Ул эчте, кайчандыр матур, чиста булган фатир притонга әйләнеп беткән, дип сөйләде берсендә очраклы гына урамда очраган күршеләре.

«Әтиеңнең хәлен белер идең, ичмасам, – диде күрше апасы, Юлияне гаепләгән кебек. – Әниең белән матур тормыш артыннан куып, аны ташлап чыгып киткәнсез дип сөйләде барыбызга да. Менә кайгыдан, хыянәттән эчә башлады. Сез юньле булсагыз, болай кыланмасагыз, гаиләне саклап калып булыр иде».

«Киңәшләр бирерлек нәрсә беләсез соң сез безнең гаилә турында?» – диде Юлия, мондый гаепләүләргә ачуы килеп.

Чынлыкта исә, башка кешеләрнең фикере Юлияне күптән борчымый инде. Ул әтисенең басымында узган балачагыннан, яшьлегеннән шулкадәр туйган иде ки, әтисеннән котылуны соңгы вакыттагы иң зур шатлык дип санады. Динә дә борчылды, әмма кызы өчен барысына да әзер иде. Ул кызының урланган бала чагы һәм ызгышларда катнашырга мәҗбүр булганы өчен, үзен болай да Юлия алдында бик гаепле тоя.

Башта Динә ирен бик яратты, аның үзгәрәчәгенә ихлас ышанды. Аннан аның гамәлләрен һәм нәрсәнедер тамырдан үзгәртә алмавында үзенең көчсезлеген акларга тырышты. Соңрак хисләргә бирелми башлады, агым уңаена йөзде һәм бөтен игътибарын бары тик кызына гына бирде. Юлиянең яхшы тормыш өчен көрәштә җиңүләренең никадәр авыр бирелгәнен күрә торып, ул кызын башкача кыен хәлгә куя алмый иде. Аллаһ ярдәменә өметләнеп, бер көн белән генә яшәргә кала. Динә шулай эшләргә тырыша да.

«Сезнең әтиегез реанимациядә. Эчеп сугышканнан соң алып килделәр, – диде Юлиягә телефоннан таныш түгел ир-ат. – Сезнең номерны күршеләре бирде, сез – аның бердәнбер кызы бугай?»

«Мин хастаханәгә кич, эштән соң гына килә алам», – дип арыган тавыш белән әйтте Юлия. Артык сораулар биреп, төпченеп тормады.

Трубканы куйгач, бөтен игътибарын эшкә бирергә теләде, әмма бу җиңел генә булмады. Юлия өчен иң куркынычы –ул әтисе өчен тамчы да борчылмады. Аңа тулысынча барыбер иде дияргә була, әмма табибның мөрәҗәгатен ул әтисе алдында бурычлы булудан түгел, ә әдәп саклап кына тыңлады.

«Пациент аракы эчеп агуланган, шул да хәлне авырайта, – диде кызга чал чәчле, җитди табиб. – Аны дәвалауда алга китеш булачак дип ышандыра алмыйм. Әлегә тикшерәбез, алга таба дәвалау турында уйларбыз».

«Миннән нәрсә кирәк?» – дип эшлекле тонда сорады Юлия.

«Сездән акча кирәк һәм әтиегезнең инвалид калу ихтималына әзер булуыгыз да кирәк. Аның хәленә карасак, ул озак вакытка урын өстенә калырга мөмкин», – диде табиб.

Юлия өенә ашыкмый гына кайтты, әнисе белән сөйләшер өчен тиешле сүзләр эзләде, үзенең хисләрен аңларга теләде. Әмма бу авыр булды, чөнки Юлия үз әтисенә карата тамчы да кызгану, жәлләү хисе кичерми. Ул адәм күптән аның җанындагы якты хисләре үтереп бетерде. Ул дәвалануга түләргә кирәк буласына шикләнмәде, тик аракыга иманын саткан, эчеп, үзен шушы хәлгә төшергән бу адәм актыгын карарга әзер түгеллеген тәгаен белә иде.

Бер атнадан Харисның хәле бераз яхшырды, әмма алга таба матди ярдәм һәм озак кына тернәкләнү курсы таләп ителде.

«Сезгә гел пациент янында булырга туры киләчәк», – диде табиб.

«Әгәр мин булдыра алмасам яки әтине алып китәргә теләмәсәм?» – дип сорады Юлия.

«Хастаханәдән чыгаргач, без аны ялгыз кешеләр өчен приютка җибәрәбез, анда әтиегез дәүләт программасы буенча профессиональ тәрбия алачак», – диде табиб.

Юлия үзе өчен күптән карар кабул иткән иде инде. Ул бу карарны әнисенең җиңел генә кабул итмәячәген дә, күршеләренең кырын карашы булачагын да яхшы аңлады. Ничә еллар җәберләнеп яшәгән Юлия болай җиңел генә хәтерен югалтып ташлап, күралмаган кешесен яраткан, тәрбияләгән булып кылана алмый.

Аллаһ кануннары буенча эш итмәгәнен аңласа да, кыз бу гамәле өчен күктә җавап тотарга әзер. Әнисе белән аңа ниләр кичерергә туры килгәнен бары тик Аллаһ кына белә һәм аны ул гына хөкем итә ала. Кеше фикере аңа әллә ни кызык түгел, үзенең киләчәк тормышында Юлия бернинди басымга да, кыерсытуларга да урын күрми.

Хастаханәдән чыгаргач, Харисны дәүләт приютына тапшырдылар, чөнки аның физик сәламәтлеге кире кайтуга бернинди өмет тә бирмәде табиблар. Юлия аның фатирына дәгъва итеп тормады, калган гомерне җан тынычлыгында уздырырга кирәк дип, әнисен дә күндерә алды. Ә үзенең бу гамәленә җавапны теге дөньяга күчкәч кенә тотарга әзер иде Юлия.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 февраль 2024
    Исемсез
    Акыллы кыз ,молодец! Бумеранг
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100