Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти «йөрәгем, йөрәгем» дип әйтте дә үлде». Башкортстанда яшәүче ир-атны үги улы үтергән

news_top_970_100
«Әти «йөрәгем, йөрәгем» дип әйтте дә үлде». Башкортстанда яшәүче ир-атны үги улы үтергән
Тикшерү комитеты

17 майда Башкортстанның Нуриман районындагы Иске Бүрес авылында 64 яшьлек ир-атны 38 яшьлек үги улы суеп үтерә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүмнең кызы Гөлшат «Башинформ» хәбәрчесе белән аралашкан. Ул абыйсына максималь каты җәза бирүләрен тели.

38 яшьлек Рушан Гөлшатның анасының беренче никахта туган улы. «Рушан бик исереп кайткан, ул чакта әти тыныч кына йоклап ята иде. Төнге өчтә ул пычак алды һәм әтигә кадады. Бу вакытта әни дә, абыйның баласы да тынычлап йоклый иде әле. Әти кычкыра да алмады, ул кулын күкрәгенә куйды һәм берничә тапкыр «йөрәгем, йөрәгем», диде. Аннары үлде. Әни ашыгыч ярдәм чакырды, Рушан исерек килеш утырып торды. Аны аннары полиция алып китте», – ди Гөлшат.

Рушан салып йөрергә яраткан, әти-әнисе белән яшәгән, эшләмәгән, бала акчасын да эчеп бетереп барган. Аны бергә яши торган хатыны ташлап киткән, кыз баласын да калдырган. Оныкны әби кеше караган.

«Ул әтигә гел үтерү белән яный иде. Барысы да әти төзегән авыл йортын бүлү өчен. Миңа да янады ул. Мин ирем белән аерым яшим, ул вакытта биредә булсам, мине дә үтерер иде. Рушан гел «өй калмаса, ут төртәм, йә үтерәм», дип әйтте. Мин әтигә полициягә гариза язып куярга әйткән идем», – ди Гөлшат.

Рушан тоткарланган, аңа гаепләү белдерелгән, аны сак астына алганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100