Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти, тыныч бул, без җиңү белән кайтачакбыз, дип тынычландырды мине»

Штурм вакытында сапер Руслан Фәләхетдинов яралана, әмма хәрби бурычларны үтәвен дәвам итә. Икенче снаряд шартлагач, һәлак була. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән, сапер, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аның әтисе улы янына алгы сызыкка баруы турында сөйләде.

news_top_970_100
«Әти, тыныч бул,  без җиңү белән кайтачакбыз, дип тынычландырды мине»
Фото: Фәләхетдиновлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Беркайчан да ялганламады һәм ялганны яратмады»

Руслан Фәрхетдинов 1999 елның 8 ноябрендә Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында туган. 2006 елдан 2015 елга кадәр җирле мәктәптә укый.

Танышлары әйтүенчә, Руслан башлангыч сыйныфлардан ук бик хәрәкәтчән була, спорт ярата. 9нчы сыйныфтан соң Мамадыш политехник көллиятенә укырга керә, берьюлы берничә спорт төре белән мавыга: волейбол, баскетбол, билбау көрәше һәм милли көрәш.

Команда спорт төрләрендә казанышлары була, әмма төп һәм күп санлы җиңүләрне ул көрәш мәйданында яулый. Районда яшьтәшләре арасында ул һәрвакыт 3 җиңүче арасында була. Дистәләгән турнирларда җиңеп, берничә тапкыр беренче урыннарны яулый.

Фото: © Фәләхетдиновлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Руслан авыл һәм район Сабан туйларында, Питрау бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясый иде. Республика ярышларында команда составында районны лаеклы тәкъдим итә иде. Армиядән соң да яраткан спорт төре белән шөгыльләнүен дәвам итте», – дип искә ала Көек-Ерыкса урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фидаил Шәйхетдинов.

Сыйныф җитәкчесе Гөлнара Шәйхетдинова Русланның уртача укуы турында сөйләде. Үзенең шаянлыгы, шуклыгы белән аерылып тора иде, ләкин беркайчан да ялганламады һәм ялганны яратмады, ди.

«Класста сыйныфташларын җыеп тора ала иде. Нык холыклы һәм көчле ихтыярлы булды. Мәктәп тормышында актив катнашты. Сыйныфташлары арасында абруе бар иде, аларга игътибарлы булды. Һәр эшне ахырына кадәр җиткерә иде. Ялларының берсендә ул мәктәп укучылары белән очрашты. Балалар аны тиз генә җибәрмәделәр. Алар өчен ул батырлык һәм ватанпәрвәрлек символына әверелде», – дип сөйләде «Мамадыш-информ»га аның укытучысы.

«Борчылмагыз, барысы да яхшы»

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Русланга район хәрби комиссариатыннан повестка килә. Әтисе улын монда калдырырга дип, өч тапкыр мөрәҗәгать итә. Әтисе үзе улы урынына хәрби хезмәткә барырга әзер була. Әмма Руслан моның белән килешми: «Әти, син инде Таулы Карабахта хәрби хәрәкәтләрдә катнаштың. Синең яшең дә бар. Мин үзем махсус хәрби операциягә барачакмын», – ди ул.

Чыннан да, Илнур Фәләхетдинов Таулы Карабахтагы хәрби конфликтта катнаша, яралана.

«Улым белән ул махсус хәрби операция зонасында булганда шалтыратыштык. Ул бер тапкыр да зарланмады. «Әти, тыныч бул, барысы да яхшы, Аллага шөкер, диде. Без җиңү белән кайтачакбыз», дип тынычландырды мине», дип сөйләде Илнур Фәләхетдинов.

Узган елның февралендә Илнур Фәләхетдинов үзе гуманитар йөкне озата барган һәм Руслан белән очраша алган.

«Мондый очрашулар махсус хәрби операция зонасында 3 тапкыр булды. 1 елдан артык хезмәт иткәндә, ул 3 контузия алган, ләкин бер тапкыр да безгә бу хакта хәбәр итмәде. Ул 2 тапкыр отпускка кайтып килде», – дип сөйләде Илнур.

«Шаян, әмма гадел»

Хезмәттәшләре Русланны кыю, намуслы, гадел солдат буларак истә калдырган, ул бернинди кыенлыклардан курыкмаган. Соңгы икмәк кисәген дә ул якындагы кешесе белән бүлешергә әзер булган. Ышанычлы иптәш иде, аңа рота командиры да ышана иде, диләр.

Әтисе җибәргән аяк киемен Алабугадагы хезмәттәшенә биргәнен хәтерлиләр, чөнки ятим үскән ул хезмәттәшенең беркеме дә булмаган.

«Гуманитар йөк белән килер алдыннан, без бу хакта һәрвакыт Русланга хәбәр итә идек. Ул командиры белән сөйләшеп, гел безне каршы алды. Йөкне алгач, барысына да намус белән өлеш чыгара. Шәхси посылкасын да иптәшләре арасында бүлешә иде. Югары кешелек сыйфатлары өчен аны хезмәттәшләре, офицерлар хөрмәт итте», – дип сөйли ВДВ ветераннарының «Гвардия» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнил Гыйззәтуллин.

Илнур Фәтхетдинов, 3нче сыйныфта укыганда, улының өенә 5 эт баласы алып кайтканын искә төшерә.

Без аңардан «ни өчен берьюлы шулкадәр күп» дип сорадык, ул: «Алар барысы да шундый матур, ялгыз, мин аларны кызганам», – дип җавап бирде. Руслан хайваннарны бик яратты – песиләрне дә, этләрне дә. Балачакта бабасы белән атта йөрергә ярата иде. Алгы сызыктан эт баласы белән видео җибәргән иде», – дип сөйләде әтисе.

«Солдатларыбызның кәефен, рухын күтәрә белә иде»

Узган елның 8 ноябрендә штурм отряды һөҗүмгә китә. Алар арасында 24 яшьлек Руслан да булган. Ул, сапер буларак, җәяүле гаскәрләрдән 500 метр алда хезмәттәшләренә юл ача. Нәкъ шул вакытта ул дошман снаряды белән яралана, әмма барыбер баруын дәвам итә. Икенче снаряд шартлау аркасында Руслан һәлак була.

Руслан элемтәгә чыгудан туктагач, туганнары аны эзли башлыйлар, шул исәптән «ВКонтакте» челтәрендә «Без вести пропавшие на СВО» махсус төркемендә басылган мәгълүматларны да күзәтәләр. Әтисе әйтүенчә, төркемдә бераздан мәгълүмат чыга: «10 ноябрьдә яраланган солдатны сугыш кырыннан алып чыгалар. Кулында Руслан исеме язылган беләзек»…

Фото: © Фәләхетдиновлар гаиләсенең шәхси архивыннан

13 ноябрьдә әтисе улының мәетен алып кайту өчен юлга чыга. Һава шартлары аркасында аны алып кайтуны кичектерергә туры килә. Русланны туган авылында 4 декабрьдә җирлиләр.

«Русланның хезмәттәше, Алабуга егете – «Рыба» позывнойлы шалтыратты. «Илнур абый, тылда калгач, без Русланның җитмәвен сиздек. Күңел бушлыгы, сагыш биләп алды. Улыгыз безнең солдатларның рухын күтәрә белә иде. Аның безнең белән булмавына ияләшү кыен. Аның безнең арада булмавы сизелә, моны командирлар да билгеләп үтә, аны үрнәк итеп искә ала», дип әйтте», – дип өстәде Илнур Фәләхетдинов.

Фото: © mamadysh.tatarstan.ru

«Яшьләрне югалту авыр»

Авыл халкы яшь авылдашының үлеме турындагы хәбәрне шәхси фаҗига итеп кабул итә. «Туган авыл» төркемендә кайгы уртаклашу сүзләре яздылар.

«Кадерле авылдашлар, барыбыз өчен дә зур фаҗига. Без балачак дустыбызны, якын кешебезне, авылдашыбызны югалттык. Руслан Илнур улы илнең киләчәген һәм тынычлыгын батырлык белән яклый. Хәрби хезмәттә булган якташларыбызның һәрберсе безгә кадерле. Яшь егетләрне югалту авыр. Аллаһы Тәгалә аңа оҗмах капкаларын ачсын. Ә аның якыннарына, әти-әнисенә, туганнарына сабырлык телибез. Туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Безнең бурычыбыз – геройны истә тоту һәм аның рухы өчен дога кылу», – дип язган авылдашлары.

Фото: © mamadysh.tatarstan.ru

2024 елның 12 гыйнварында Көек-Ерыкса авылында Руслан Фәләхетдинов истәлегенә мемориаль такта ачыла. Соңрак аның истәлегенә багышланган район турниры уздырыла. Ул һәркем өчен батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора, гомеренең соңгы секундына кадәр ир-ат сүзенә һәм антына тугры кала. Күрсәткән батырлыгы өчен ул Батырлык һәм Маргелов орденнары, «Миналарны юкка чыгарган өчен» медале белән бүләкләнә.

  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә.

«Татар-информ»нан Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100