Илназ тәмәке төпчеген җиргә ташлады да аягы белән таптады. Аннары тирән итеп сулыш алып, ялларга Казаннан кайткан дустына карады.
Күптән тартуны ташладыңмы? – диде.
Мәктәптән киткәннән бирле тартканым булмады. Син генә өйрәттең бит инде мине тартырга, – диде Наил, мәктәптә укыган чакларны искә алып.
Мин дә тартуга каршы идем, әти йөзебезгә төкермәгәндә...
Илназ үзалдына гына сүгенеп куйды һәм янәдән тәмәкесен кабызды.
Сөйләшкән бармы соң атаң белән?
Юк, – дип кистерде Илназ. Аның нервысы кузгала башлаганы ачык сизелә иде. Маңгаен җыерды, йөзе кызарды һәм бер аягын селкетергә тотынды. Тәмәке төтене бераз тынычландырды булса кирәк.
Ничек соң яңа әти?
Чынлап әйтимме? Юньлерәк.
Моннан биш ел элек.
Илназның гаиләсе ул 10нчы сыйныфта укыганда тулы иде. Аның өчен «гаилә» сүзе зур мәгънәгә ия булды. Хәтта иң якын дусты Наилгә дә:
Минем әти белән әни мәктәп елларыннан бирле бергә. Әти шул чакта ук мулла кызын эләктереп алган, – дип сөйләде.
Илназларның гаиләсе дини булганлыктан, Илназ мәчеткә йөрде. Корбан ашлары уздырып, дини мәҗлесләрдә актив катнашты. Ашарга утыргач та, табын артыннан торгач та, Ходайга рәхмәт белдерә иде.
Илназ өчен дөньяда авторитет булган кеше – аның әтисе Хәйдәр абый иде. Алар тормыш иптәше Раилә апа белән 4 ир бала үстерделәр. Әмма кайбер көннәрдә Илназның әтисе үзен бәйдән ычкынгандай тота иде. Юкса, аек кеше. Бар нәрсә әйбәт кенә бара да, берәр нәрсә ачуын чыгарса, өйдәге телевизорны алып ыргыта иде.
Шул мизгелләрдә Илназ аны чын күңелдән аңламый иде. Нәрсә аны шулай ачуын чыгара? Аларның кай төше гаепле?
Хәйдәр абый 4 малаен да тәртипкә өйрәтте. Аларга беркайчан да урамда соңга калып йөрергә, эчәргә, тартырга, чәчләрен озын итеп үстерергә һәм одеколон сиптерергә ярамады.
Шуңа күрә, бөтен кеше өчен Илназ мәктәп елларында чәчен кыска итеп алдырып йөргән бер тәртипле малай иде.
Наил, Илназ белән урамда озаграк вакыт уйнарга теләп, урамга кичке 8дә үк чыгып китә иде. Аннары аны каршы алырга дип, өенә кадәр бара иде. Ишек төбенә җиткәндә, ул гел җанварларча акырган Хәйдәр абыйның тавышын ишетә.
«Аллам, тагын нишләгәннәр инде болар. Ярый әле минем әти болай акырмый», – дип уйлады ул. Һәм ишеккә шакыды. Шул вакытта Хәйдәр абый бөтенләй башка кеше сыман, матур итеп елмаеп, Наилне каршы алды.
О, Наил! Илназ янына килдеңме? – дип сәламләде.
Илназ беркайчан да әтисеннән зарланмады. Ул, әти кешенең холкы шундый кырыс һәм гадел булырга тиеш, дип кабул ите.
Егетләр 11нче сыйныфка җиткәч, Илназ берара мәктәпкә йөрми башлады. Ни сәбәпле алай булганын укытучылар да белмәде. Әти-әнисенә шалтыратып карасалар да, телефонны алучы булмады. Наил дусты өчен бик борчылды.
Бер атна аны көтеп йөрсә, икенче атнаның ялларында аның өенә барырга булды. Гадәттәгечә сәгать 8дә аларның өй ишеген шакыды. Әмма алдан гел Хәйдәр абыйның явызларча акырган тавышы ишетелмәде.
Наил ишек төбендә озак басып торды. Берзаман эчке яктан йозакны ачкан тавыш ишетелде. Ишек ачылды.
Бусаганың теге ягында шешенеп беткән Илназ басып тора. Наил югалып калды.
Эчтеңме әллә? – дип шаяртырга булды ул.
Юк, өйрәтерсең әле, – диде дә Илназ дустын өенә чакырды.
Үзең генә мәллә? Ә кайда башкалар?
Алар фатирга киттеләр әлегә. Бу өйне мин эт кебек саклап утырырга калдым.
Илназның кәефе бөтенләй юк иде. Әллә ничек төшенкелеккә бирелгән иде ул.
Ник булай шешендең соң алайса? Перегар исе килми инде. Аллергия?
Юк.
Яки көне буе йоклагансың инде. Имтиханнарга әйбәт әзерләнәсең син.
Наилнең сорауларына бер төпле җавап яңгырамады. Берзаман аңа «барып җитте».
Еладың что-ли, братан?
Наил дустына төбәлеп карады. Илназ күзләрен еш йомарга тотынды. Әгәр алай итмәсә, күз яшьләре кабат атылып чыгар төсле иде. Наил кулларын аның җилкәсенә куеп:
Сөйлә, ни булды? – диде.
Илназ, юыну бүлмәсенә кереп, битләрен салкын су белән юды. Аннары акрын гына кунак бүлмәсенә чыгып утырды.
Беләсеңме, августта өйгә кайтып барам һәм нәрсәгәдер күңелдә шомлы инде менә. Өйгә керсәм, әни аш бүлмәсендә елап утыра. Абыйлар өйдә юк, энекәш бүлмәсенә кереп бикләнгән. Ә залда бөтенләй таныш булмаган 8-9 яшьләрдәге кыз бала утыра. Башына яулык бәйләгән. Гаҗәпләндем. Бу кем соң, минәйтәм. Шунда әти: «Бу – минем кызым», – дип әйтеп салмасынмы! Әтинең икенче хатыннан кызы булган, һәм ул бу турыда үз гаиләсенә дистә ел үткәч кенә хәбәр итте! Әнинең – шок. Син уйлап кара, күпме гомер ул иренең хыянәте турында белмичә яшәгән. Читтә аның башка хатыны булган. Минем әтидән күңелем кире кайтты. Ул миңа башка әти түгел.
Кайда соң алар хәзер?
Ул, китәм, диде. Кызын җитәкләде дә икенче хатыны янына чыгып китте. Без аңа кирәкмибез булып чыга инде. Андый очракта, нишләп ул миңа кирәк булсын? Юлына ак җәймә, – диде Илназ.
Шулай итеп, Илназларның гаиләсе бер мизгелдә таркалды. Гаиләсе Хәйдәр абый белән инде бишенче ел аралашмый. Раилә апа озак вакыт ирен кичерә алмый, газап утларында янып яши. Ә ике елдан соң башка ир-ат белән танышып, аның белән бергә тора башлый һәм ире турында бернәрсә дә ишетергә теләми.
Ә Илназның шул көннән башлап тормышка карашы үзгәрде. 11нче сыйныфны ул авырлык белән генә «өчле»гә тәмамлады. Имтиханнарда җыйган баллары институтка керерлек түгел иде. Шуңа күрә, ул район үзәгендәге техникумга укырга керде. Анда ул тәмәкене шәпләп торып тартырга өйрәнде. Егетләр белән эчә дә башлады. Мәчеткә йөрүне дә ташлады. «Гомерем буе әтине изге кешегә санап, яхшылыкка омтылдым. Үзе шундый гөнаһлы булганда, гаиләсенә төкереп биргәндә, ничек ул безгә акыл өйрәтеп маташкан!» – диде ул. Шуннан бирле ул дин юлын ташлады.
Бүгенге көн.
Ничек соң яңа әти?
Чынлап әйтимме? Юньлерәк. Шамил абый үзен яхшы кеше итеп куймый. Әнине хөрмәт итә сыман инде. Психын да чыгарганын күргәнем юк әле. Ярар, энекәш белән әни аны ярата – иң мөһиме. Әнигә терәк ул хәзер. Мин аңа «әти» дип әйтә алмыйм инде. Ә Хәйдәр абый шушы вакыт эчендә бер тапкыр да энекәшкә акча белән булышмады. Теге гаиләсе белән әле дә тора икәнен генә беләм, ә калганы мөһим түгел.
Илназ өченче тәмәкесен чыгармакчы иде, әмма аны Наил туктатты.
Иртәгәгә калдыр. Он того не стоит, – диде ул.