Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти машинада кан эчендә ята»: Казанда җинаятьчел төркемнең кеше үтерү тарихы

Казанда танылган «Перваки» төркеменә карата ачылган җинаять эше өченче мәртәбә карала. Алар Казан эшмәкәрләрен һәм «Русское радиосы» хуҗасын үтерүдә гаепләнә. Бу юлы хөкем ителүчеләр эскәмиясендә дүрт кеше, тагын икесе инде вафат булган. «Татар-информ» хәбәрчесе «Перваки» үтергән бизнесменның тол хатыны хатирәләрен суд залында тыңлап кайтты.

news_top_970_100
«Әти машинада кан эчендә ята»: Казанда җинаятьчел төркемнең кеше үтерү тарихы
«Перваки» җинаятьчел төркеме эшен Татарстан Югары суды карый.
Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Заманында Казанда оешкан «Перваки» җинаятьчел төркеме эшен Татарстан Югары суды карый. 8 августта банда әгъзаларына гаепләү карары игълан ителде. Алар дистәләгән тапкыр бандитлык гамәлләре кылуда, үтерүдә, коралны законсыз саклау һәм сатып алуда гаепләнә. Казанның башка җинаятьчел төркемнәренең лидерлары, бизнесменнар, шул исәптән «Русское радио»га нигез салган Тимур Атнагулов «Перваки» корбаны булган. Аны 1999 елда йортының подъездында атып үтергәннәр. Эш присяжныйлар катнашында карала.

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә дүртәү: Сергей Сардаев, Леонид Андреев, Фирдинат Юсупов һәм Владислав Мухин. Тагын икесе – Александр Ерусалимский һәм Валентин Лукоянов вафат. Беренчесен 2002 елда үтергәннәр, икенчесе 2021 елда коронавирустан үлгән.

Эш фигурантлары 1997 елдан 2001 елга кадәр җинаять кылуда гаепләнә.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ» 

«Эш фигурантлары 1997 елдан 2001 елга кадәр җинаять кылуда гаепләнә. Аларга шулай ук банда оештыруда һәм анда катнашуда гаеп белдерелә. Тикшерү версиясе буенча, банданы Юсупов һәм Лукоянов оештырган», – дип ачыклык кертеп узды ТР Прокуратурасы бүлегенең өлкән прокуроры Наил Уразбаев.

Банда әгъзаларының эзенә 2010 елда чыкканнар. Беренче булып Фирдинат Юсуповны тоткарлыйлар. Аны шәһәр читендәге дачада кулга алалар. Ул вакытта аны тоткарлауга дистәләгән хокук саклаучылар, вертолет һәм катер җәлеп ителгән. Лукоянов һәм Сардаевны полиция хезмәткәрләре шуннан соң тоткан.

Җинаятьчел төркем 80 нче еллар башында оешкан. Ун ел эчендә банда Казанның криминал дөньясы лидерларының берсе була. 90 нчы елларда «Перваки» таркала, төркемнән ике банда – Федя һәм Бибик бүленеп чыга.

«Перваки» эше буенча процесс судка өченче тапкырында барып җиткән

Беренче тапкыр төркем әгъзалары хөкем ителүчеләр эскәмиясенә 2012 елда эләккән. Ул чакта Фирдинант Юсупов, Валентин Лукоянов һәм Сергей Сардаевны хөкем иттеләр. Эш присяжныйлар катнашында тикшерелде, әмма халык судьялары банда әгъзаларына карата аклау карары чыгара. Аларның өчесе дә сак астыннан чыгарылган.

2013 елда присяжныйлар карарына шикаять бирелгән, эш яңадан карала башлаган, әмма, эш барышында хокук бозулар аркасында, аны өстәмә тикшерүгә кайтарганнар. Җиде ел эчендә эшкә яңа эпизодлар һәм фигурантлар өстәлә. Гаепләнүчеләр арасында 18 ел эзләүдә булган Владислав Мухин да бар. Узган елның мартында аны Болгария дәүләте тапшырган. Хәзерге вакытта бу – сак астында булган бердәнбер хөкем ителүче. Судта аның мәнфәгатьләрен берьюлы ике яклаучы, шул исәптән, танылган адвокат Руслан Нагиев яклый.

Судта Мухинның мәнфәгатьләрен берьюлы ике яклаучы, шул исәптән, танылган адвокат Руслан Нагиев яклый.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

«Әни, әти машинада кан эчендә ята!»

«Без беркайчан да аның эшләре турында сөйләшмәдек. Иремнең эшмәкәрлек белән шөгыльләнүен белсәм дә, нинди дә булса проблемалар турында ишетмәдем. Гомумән, ул конфликтка керә торган кеше түгел иде. Ул теләсә нинди хәлдән дә чыгу юлын таба белде. Һәм, беләсезме, ул вакытлар тыныч түгел иде, ә бизнес белән шөгыльләнү куркыныч янавын аңлатты», – дип сөйләде «Перваки» әгъзалары үтергән эшмәкәр Вячеслав Татаровның хатыны. «Янис» кушаматлы Татаров «Калуга» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры да була.

Тикшерүчеләр нәкъ менә Мухинны һәм Ерусалимскийны бу үтерү заказын башкаручы дип саный. 1998 елның 16 октябрендә группировкада катнашучылар ир-атны Толстой урамындагы йортыннан машинага чыгып утыруын көтеп тора, шуннан соң алар аңа биш тапкыр ата. Ядрәләр Янисның дусты Евгений Трошинга да чак кына эләкми кала. Татаров янына машина белән ул килгән була. Трошин машинадан чыгып качарга өлгерә.

«Ул көнне безнең өйдә бәйрәм булды. Туганнан туган сеңлемнең туган көнен билгеләп үттек, балалар җыелды. Күпмедер вакыттан тавышлар ишеттек, әмма аларга әһәмият бирмәдек. Кайдадыр салют, дип уйладык. Яшьләрне озатырга киткәч, кызым өйгә йөгереп керде дә: «Әни, әти машинада канда ята! – дип кычкырды», – дип күз яшьләре белән искә алды ханым.

«Янис»ның «Болгар» кунакханәсен һәм Чехов базарын бүлешергә теләмәве үтерү өчен сәбәп булган. «Калуга»чылар кунакханәгә үзләренең «төнге күбәләкләрен» китертү эшен җайларга һәм базарда сәүдә нокталарын контрольгә алырга теләгән. Әмма «Перваки» бу урыннарны бирергә теләмәгән.

Судта мәрхүм Татаровның кызыннан сорау алдылар.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Үләр алдыннан өенә бронежилет киеп кайткан

Вячеслав Татаровка куркыныч янарга мөмкин булуы хакында аның кызы үтерүгә берничә көн кала аңлап ала. Ул вакытта кызга 13 яшь була, әмма ул бөтен детальләрне исендә калдырган. Судта аннан да сорау алдылар.

«Бездә кечкенә бүлмә бар иде, анда әти үзенең иптәшләрен чакырып сөйләшә иде, тик безне анда кертмәде. Хәтеремдә, үтерүгә берничә көн кала, әти бик тиз генә бүлмәгә кереп китте һәм бронежилетын салды. Бу хакта миннән әнигә сөйләмәвемне сорады», – дип сөйләде судка Татаровның кызы.

Нәкъ менә ул соңрак әтисен машинада табып ала.

«Ишегалдына чыккач, әти утырып китәргә тиешле машинаның урынында торганын күрдем. Салон эчендә ут яна. Мин якынрак килдем һәм аның ничектер сәер ятуын күрдем, йөзе кыйшайган. Әти шулай җүләрләнеп уйный дип уйладым. Якынрак килсәм, аның кан эчендә ятуын күреп алдым», – дип искә ала әлеге хәл турында эшмәкәрнең кызы.

Үтерүнең сәбәбе турында кыз җавап бирә алмады. Әнисе кебек үк, ул әтисенең гаиләдә үз эшләре, нинди дә булса проблемалар турында сөйләмәвен белдерде.

Киләсе суд утырышларында суд башка зыян күрүчеләрне һәм шаһитларны тыңлаячак.

Елена Сәлахова 

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100