Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти кешегә ана капиталын бирү тәртибе

news_top_970_100

Әти кешегә ана капиталы ничек алырга икәнен Дәүләт Думасында аңлаттылар. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Ана капиталы, гадәттә, әниләр белән бәйле булса да, билгеле шартларда әтиләр дә бу дәүләт ярдәмен алырга хокуклы. Бу хакта «Россия газетасы»на Россия Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин («Бердәм Россия») сөйләгән.

Аның сүзләренчә, «ана капиталы» сертификатын түбәндәге очракларда әтиләр алырга мөмкин:

Беренче баланы (2020 елның 1 гыйнварыннан башлап) яки икенче һәм аннан соңгы балаларны (2007 елның 1 гыйнварыннан башлап) суд карары белән бердәнбер уллыкка алучы ир-атлар;

Әгәр баланың әнисе вафат булган, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яки ана капиталы алу хокукын законлы нигездә югалткан булса, әти кеше дә ана капиталын алырга хокуклы.

Чаплин билгеләп үткәнчә, икенче очракта ир-атның Россия гражданлыгы булу-булмавына карамастан, ул ана капиталын алырга хокуклы.

Бу дәүләт ярдәме гаиләләргә торак шартларын яхшырту, балаларның белем алуын финанслау, инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм башка максатларда куллану өчен бирелә.

Депутат, ана капиталының күләме аны әни яки әти кеше алуга бәйле булмавы мөһим, диде.

«Ләкин шуны билгеләп үтәргә кирәк, ана капиталы акчасыннан тупланма пенсия формалаштыру мөмкинлеге бары тик аналар өчен генә каралган», – диде ул.

Чаплин сүзләренчә, бала туу ЗАГС органнарында теркәлгәннән соң, ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм 5 эш көне эчендә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта барлыкка килә. Бу документны йөкләп алырга һәм акчаны куллану өчен файдаланырга мөмкин.

Ана капиталына хокук әти кешегә күчкән очракларда, аны рәсмиләштерү өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип йомгаклады депутат.

Күпләр шуны белми: әти-әни кеше ана капиталына хокукын югалтса, балигъ булмаган балалар да сертификат ала ала. Чаплин әйтүенчә, уку йортында (өстәмә белем бирү оешмалары булмаганнарда) көндезге бүлектә укыса, бу – 23 яшькә кадәрге балигъ балаларга да кагыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100