Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти кеше яңа туган баласын мичтә яндырган, хатыны мәетен җәймәгә төреп, моргка илткән

news_top_970_100

Амур өлкәсендә 4 балалы әти кеше яңа туган сабыен мичтә яндырган, хатынын җәймәгә төреп, моргка алып килгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Вакыйга 4 сентябрьдә Благовещенский районындагы Новотроицкое авылында була.

Йөклелек буенча хисапта тормаган хатын үз өендә үле бала тудыра. Баланы хатынның 43 яшьлек ире таптыра.

«Ир-ат сүзләренчә, бала үле икәнен аңлагач, ул аны үзе кремацияләгән. Ул яңа туган улының мәетен мунча мичендә бөтенләй яндырып бетергән», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Бала тапканнан соң хатыны аңын югалта, аннары үзе дә вафат була. Әти кеше хатынының мәетен җәймәгә төрә һәм, машинасына салып, моргка алып килә.

Хәзер тикшерү эшләре бара.

Гаиләдә 4 бала – 2 кыз һәм 2 малай үсә. Укытучылар аларны яхшы яктан гына сыйфатлый, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, Новотроицкое авылында яшәүче күп балалы гаилә үз хуҗалыгы белән яши, гаджетлар кулланмый. Күршеләр һәм танышлары сүзләренчә, алардан авыл халкы да, туристлар да ипи, сыр һәм сөт сатып ала. Эко-фермерлар гаиләсе башлыгы турында «Гордость России» порталында да язганнар. Алар ТВ-тапшыруларда төшә, биредә әти кеше борынгы рецепт буенча ипи пешерүләрен, бөтен тирә-якка кәҗә сөте һәм йогырт сатуларын, биредәге күлне чистартуларын сөйли.

Ир белән хатын 15 ел чамасы тату гына яши. 5нче балаларын көтәләр, бала туган көн бәйрәм булырга тиеш була, тик фаҗигагә әверелә.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100