Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти кеше үги улын коткарганда һәлак булган

news_top_970_100
Әти кеше үги улын коткарганда һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Лесосибирск шәһәрендә әти кеше суга бата башлаган үги улын коткарган, үзе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Стрелка дип аталган зур булмаган бистә Ангара һәм Енисей елгалары кушылган урында урнашкан. 5 июльдә биредә сулыкта 50 яшьлек ир-ат һәлак була. 

Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, эссе көнне гаилә комлыкка ял итәргә килә. 50 яшьлек ир-ат, аның хатыны һәм 9 яшьлек улы бергә суга керә, агымга эләгәләр һәм баланы су алып китә башлый.

Хатын судан үзе чыга, ир-ат баланы куып җитә һәм сай урынга таба чыга башлый. Шаһитлар ир-атка ярдәмгә килә. Алар баланы атасыннан ала, шул чакта ир-ат үзе су астына китә. Ир-ат хәлсезләнгән булуы ихтимал. Судан тартып чыгарганда, ул үлгән була инде.

Шаһитлар ир-атның аек булуын раслый. Авыл халкы коенырга торган урын моның өчен махсус ясалмаган булуы да билгеле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100