Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти кеше өч бала белән тол калды». Авариядән соң хатыны, кызы үлгән, бер кызы авыр хәлдә

news_top_970_100
«Әти кеше өч бала белән тол калды». Авариядән соң хатыны, кызы үлгән, бер кызы авыр хәлдә
"Татар-информ" архивы

Новосибирск өлкәсендә авариядән соң күп балалы ир-ат тол калган. Аның хатыны хастаханәдә вафат булган, 2 яшьлек кызы урында ук үлгән, тагын бер кызы реанимациядә ята, тагын өч баласы исән-сау. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Искетимдә авария 9 ноябрьдә була. Әни кеше ике баласын юл аша алып чыга, аларның балалар бакчасына баруы була. Кисәк кенә Honda CR-V килеп чыга һәм балалар белән хатынны бәрдереп китә. Нәни кыз әнисенең кулында һәлак була. Аны узган атнада җомга көнне җирләгәннәр.

Әнисен һәм 4 яшьлек тагын бер кызны хастаханәгә китерәләр. Алар җитди имгәнгән. 12 ноябрьдә бу хатын аңына килмичә вафат була.

Табиблар фикеренчә, 4 яшьлек кызның исән калу ихтималы 20 процент чамасы. Шулай итеп Евгений исемле ир-ат өч кызы белән генә калган. 9 һәм 14 яшьлек кызлар әтиләре белән бергә яши.

Битараф булмаган кешеләр әлеге гаиләгә ярдәм җыя, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100