Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти кеше ике яшьлек кызын һәм хатынын тереләй яндырып үтергән

news_top_970_100
Әти кеше ике яшьлек кызын һәм хатынын тереләй яндырып үтергән
https://38.mchs.gov.ru/

Иркутск өлкәсендә Эхирит-Булагатский районындагы 200 кеше яши торган кечкенә генә авылда бер төндә 3 кеше гомере өзелә. 11 октябрьгә каршы төндә янгында 1 яшь 8 айлык кыз бала һәм аның анасы янып үлә. Алар янында 57 яшьлек ир-ат мәете дә табыла. Әлегә аның шәхесе ачыкланмаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Якынча белешмә буенча, әти кеше исерек килеш туганнарын үтерә.

«Тикшерү версиясе буенча, 34 яшьлек ир-ат адекват халәттә булмый, ул өйгә эчке яктан янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Аның хатыны, баласы, тагын бер ир-ат өйдән чыга алмыйча һәлак була», – дип сөйләгән тикшерүчеләр.

34 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачыла. Аны полиция эзли. Соңрак әти кешенең мәетен елга буенда, янган өйдән ерак түгел урында табалар. Ул янгында пешкән һәм шул сәбәпле үлгән, дип фаразлана.

«Хатын биредә яши, биредә укыды, аннары Иркутскига китте, шунда эшләде. Бераздан авылга кайтты. Гаилә нормаль иде, башка берни әйтә алмыйм», – дигән авыл мәктәбендәге бер хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100