news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әти кеше һәм ике бала кар суларында баткан машинада һәлак булган

news_top
Әти кеше һәм ике бала кар суларында баткан машинада һәлак булган
Эчке эшләр министрлыгы

Оренбург өлкәсендә трассада авария була. Skoda Octavia машинасы юлда идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Биредә язгы кар сулары тулган. Машина эчендәге ир-ат һәм ике бала һәлак була. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.
 
Машина йөртүче һәм ике нәни бала үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Оренбург өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Моннан алдагы көнне социаль челтәрләрдә Беляевский районының Рождественка авылы тирәсендә язгы кар сулары кырлардан юлга чыгуы турында хәбәр итәләр. "Оренбург-Беляевка" трассасындагы аварияне күргән кешеләр су биеклеге бик тиз күтәрелүен әйтә.
 
Машиналарны су агымы юып диярлек төшерә, диләр. Зур тизлектә баручылар узып китә алган. Ә менә Skoda Octavia тулысынча су астына киткән. Авария шаһитлары машинадагы хатын-кыз пассажирны коткарган. Ул - хәзер тол хатын, аның ире һәм нәни улы һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар