news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әти кеше балыкка баргач, биш яшьлек кызын һәм машинасын онытып калдырып кайтып киткән

news_top
Әти кеше балыкка баргач, биш яшьлек кызын һәм машинасын онытып калдырып кайтып киткән
Рамил Гали

Оренбург өлкәсендә үз әтисе балыкка барган җирдә онытып калдырган биш яшьлек кыз баланы эзләп тапканнар. Әти кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кыз бала югалуы турында полициягә әнигә кеше хәбәр итә. Ул иренең балыкка китүен, үзе белән биш яшьлек кызларын да алуын сөйли.

Аннары кич белән ир-ат балыктан үзе генә кайта, бала да, машина да булмый. Әти кеше баласын кайда калдырганын, машинасы кайда булуын исенә төшерә алмый. Ул өйгә ничек кайтканын да аңлата алмый.

Хокук саклаучылар баланы бер микрорайонда машина эчендә таба, сабый йоклап ята торган була. Аны полиция бүлегенә алып кайталар һәм әнисенә тапшыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар