Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күрмәдем», – ди әти кеше, әмма әнисенең мәетен кече улы таба

news_top_970_100

Хабаровск шәһәрендә яшәүче ир-ат хатынын үтереп, елгага ыргыткан. Балаларга әниләренең үлеме турында әйтмәгән. «Комсомольская правда» шул хакта яза.

Тикшерү версиясе буенча, ир хатынын үтерә, мәетен арбага салып, елгага алып барып ыргыта. Әниләре югалгач, уллары чаң суга башлый, алар аталарыннан сорый. «Күрмәдем», – ди әти кеше. Соңрак мәетне мәрхүмә хатынның кече улы таба.

49 яшьлек ир-ат хатыны белән бергә шәхси йортта тора. Биредә һәркем бер-берсен белә диярлек. Әлеге гаилә турында күрше-күлән «салгалыйлар» дигәннән башка берни әйтә алмый. Ләкин ир белән хатын икесе дә бер-берсенең эчеп йөрүен яратмый.

2024 елның апрелендә ир белән хатын чираттагы тапкыр табын корып утыра. Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, алар бер-берсен хәмер яраткан өчен битәрли башлый. Аннары эш сугышка күчә – ир хатынын кыйный: башына, муенына, битенә суга. Хатын аңын югалта. Аннары ир хатынны буып үтергән, дип фаразлыйлар. Ул гаебен танырга ашыкмый, эзен яшерергә маташа.

Ир хатынының мәетен арбага салып, өйдән берничә метр ераклыкта гына ага торган елгага илтә. Аннары өенә кайтып, гадәттәгечә яши. Ике улы чаң суга башлагач, каядыр китеп югалганын белмәвен әйтә.

Кече улы елгада анасының мәетен таба. Ирне тоткарлыйлар, җинаять эше ачыла. Аны 8 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100